Биографиясе

1889 ел, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Биклән авылы – 1938 елның 9 мае, Казан.

1916 елдан Россия армиясендә, Февраль революциясеннән соң Көнбатыш фронттагы 65 нче Себер укчылар полкының хәрби-революцион комитеты рәисе урынбасары.

1918 елда Бикләнгә кайта. РКП(б)ның Минзәлә комитетын оештыручыларның берсе, өяз башкарма комитеты рәисе урынбасары, өяз хәрби комиссары. Чех-словак корпусы фетнәсен бастырганда Минзәлә коммунистик батальонында 2 нче рота командиры. 1919–1921 елларда Минзәлә өязендә хәрби-революцион һәм башкарма комитетлар рәисе. 1920 елда крәстияннәр баш күтәрүен бастыруга җитәкчелек итә (кара: «Сәнәкчеләр» фетнәсе).

1921–1922 елларда ТАССР эчке эшләр халык комиссары. 1922 елда Чаллы кантоны авыл хуҗалыгы кооперациясендә рәис, икътисад, җир бүлекләре мөдире, 1923–1924 елларда кантон башкарма комитеты рәисе, 1924–1925 елларда РКП(б)ның Чаллы кантоны комитетының 1 нче секретаре.

1925 елдан Казанда яши, авыл хуҗалыгы банкы идарәсе рәисе, 1926–1927 елларда җир эшләре һәм эшче-крәстиян инспекциясе халык комиссары. 1927–1929 елларда ТАССР Үзәк башкарма комитет Президиумы рәисе. 1932–1938 елларда Татарстан кулланучылар берлегендә ревизия комиссиясе әгъзасы, селекция станциясе директоры, ТАССР Халык комиссарлары советы каршында дәүләт арбитры. РСФСР Бөтенсобз үзәк башкарма комитеты, СССР Үзәк башкарма комитеты әгъзасы.

Репрессияләр чоры корбаны. 1937 елның 6 августында кулга алына, гаепсезгә репрессияләнә, үлем җәзасына хөкем ителә (кара: «Троцкийчы милләтчеләрнең контрреволюцион-террористик оешмасы» эше); үлгәннән соң аклана.

Әдәбият

Петров Н. Ахметшин М.А.// Борцы за счастье народное. Казань, 1967.

Автор – Ф.Г.Кәлимуллина