Тарихы

1710 елдан Кучу Помаш (Качи Помаш) буларак мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1890 елда ачыла), тегермән эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 303,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Җөри волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Көек-Ерыкса авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Красное знамя” колхозы оештырыла. 1959 елда авыл “Дружба” колхозы (Көек-Ерыкса, Яңа Комазан, Иске Чиркәс, Каргалы авыллары) составына керә. 1997 елда – “Дружба” күмәк предприятиесе, 2001 елда “Дружба” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә, 2009 елда “Вамин” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте “Нократ” агрофирмасы”ның “Дружба” бүлеге итеп үзгәртелә. 2015 елда хуҗалык шәхси эшкуар Р.М.Мотыйгуллинга күчә.

Халкы кырчылык, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1931 елда башлангыч мәктәп ачыла.

Авылда тулы булмаган урта мәктәп (2000 елдан), клуб (2019 елда яңа бина төзелә) бар.

Клуб каршында “Марий памаш” мари халык фольклор ансамбле (1979 елдан, 1994 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – Л.И.Чиркова, җитәкчесе – А.А.Кунаев) эшли.

Авылда ел саен мари-мәҗүсиләрнең Уярня бәйрәме уздырыла (кышны озату һәм язны каршылау). Авыл тирәсендә кечкенә урман бар, анда милли йолалар башкарыла.

Халык саны

1782 елда – 33 ир-ат;
1859 елда – 131,
1897 елда – 197,
1908 елда – 197,
1926 елда – 186,
1949 елда – 183,
1958 елда – 217,
1970 елда – 254,
1979 елда – 222,
1989 елда – 182,
2002 елда – 169,
2010 елда – 149,
2017 елда – 144 кеше (марилар).