Әгерҗе районының Балтач авылыннан төньяктарак Барҗы елгасының сулъяк сөзәклегендә урнашкан.

1987 елда билгеләнә. Мәйданы 49 га.

Көньяк сөзәклектәге урман участогы (Әгерҗе урманчылыгының Шаршады участок урманчылыгының 108 нче кварталы).

Көньяк тайга тибындагы, нарат, чыршы, ак чыршыдан торучы ылыслы урманнарның типик фрагменты; урта яшьтәгеләр, 2-3 яруслы, куаклыклар куе булып яхшы үскән.

Ареалның көньяк чигендә экосистемалар мониторингы объекты.