Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта эше тарала.

1875 елда авылга Лаеш өязе Троицк Урай авылыннан руслар күченеп утыра.

1869 елда приход халкы һәм 1 нче гильдия Мамадыш сәүдәгәре Н.И.Щербаков акчасына Космодемьян чиркәве төзелә (1920 елларда ябыла, 1930 елда чаң манарасы һәм югары ярусы сүтелә; бинасында мәктәп урнаша; 1995 елда дин тотучыларга бирелә, 2006 елда реконструкцияләнә).

1871 елда Халык мәгариф министрлыгының халык училищесе ачыла (1886 елда чиркәү приходы акчасына махсус бина төзелә). XX йөз башында училищенең попечителе Кукмара фабрика хуҗасы Н.В.Комаров була.

Авылда шулай ук 2 су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 606,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Ядегәр волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1921 елдан – Арча, 1928 елдан Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Нырья авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Заря” колхозы оештырыла, 1948 елдан – Разин исемендәге колхоз (Түбән Күзмис авылы), 1958 елдан – “Октябрь” колхозы (Сабанчы авылы), 1959 елдан – “Рассвет” колхозы (Нырья авылы), 1994 елдан – “Рассвет” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Рассвет” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007 елдан – “Рассвет” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Халкы кырчылык һәм сөт терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1935 елда – җидееллык (1935 елда янып юкка чыккан иске бина урынына, агачтан яңа бина төзелә), 1961 елда – сигезьеллык, 1981 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә, 1989 елдан шагыйрь, педагог һәм мәгърифәтче М.П.Прокопьев исемен йөртә.

Мәктәп каршында 2006 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее (оештыручысы – И.Л.Прокопьева) эшли.

Авылда шулай ук “Солнечный город” балалар бакчасы (1991 елдан мәдәният йорты бинасында, 2017 елдан яңа бинада), мәдәният йорты (1958 елдан, 1991 елдан яңа бинада), китапханә (1958 елдан), “Здравая Поляна” спорт-уен мәйданчыгы (2018 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Сактон” фольклор коллективы (1987 елдан, 2012 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – С.И.Сугатова), “Вуюись” (1998 елдан) һәм “Чингыли” (2004 елдан) балалар фольклор коллективлары эшли.

Төзекләндерелгән купель (2016 ел) һәм 2 чишмә бар. 1992 елда Николай Чудотворец хөрмәтенә изгеләндерелгән чишмә янында кәшәнә төзелә.

1941 елның декабреннән 1942 елның март азагына кадәр авылда 147 нче укчылар дивизиясенең 600 нче укчылар полкы (2 нче укчылар батальоны) урнаша.

Күренекле кешеләре

В.М.Беркутов (1926–2015) – педагог, педагогика фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Г.П.Прокопьев (1874 – ?) – педагог-мәгърифәтче, тәрҗемәче, “Умартачылык китабы” (“Книга пчеловодства”) китабы авторы (Казан, 1908), Удмурт Республикасының Хезмәт Герое;

М.П.Прокопьев (1884–1919) – шагыйрь, педагог, мәгърифәтче, “Интернационал”ны удмурт теленә беренче тәрҗемә итүче, революционер, большевик (язучы А.Никитин аның турында “Максим” китабын яза).

Халык саны

1782 елда – 65 ир-ат;
1859 елда – 151,
1897 елда – 230,
1908 елда – 304,
1920 елда – 328,
1926 елда – 308,
1938 елда – 296,
1949 елда – 333,
1958 елда – 175,
1970 елда – 173,
1979 елда – 119,
1989 елда – 154,
2002 елда – 215,
2010 елда – 227,
2017 елда – 208 кеше (удмуртлар).