Татарстандагы иң зур сазлык.

Актаныш районы территориясендә урнашкан. Ык елгасының түбәнге агымыннан көнчыгыштарак, Кама-Агыйдел тугаендагы сазлыклы түбәнлекләрнең киң системасын били. Озынлыгы көнбатыштан көнчыгышка таба 17,5 км, төньяктан көньякка 10 км. Өстенлек итүче биеклекләр 62-65 м.

Көләгеш сазлыгының территориясе катлаулы комплекслы. Аеруча зур мәйданнарны кураклы сазлыклар били, биредә курак белән бергә тар яфраклы җикәнбаш, камыш, су буе күрәне үсә. Иңкүлек сыртлары арасында ланцетсыман һәм Лансдорф чәчбайларыннан торучы чәчбайлы сазлыклар тоташ массив хасил итә. Чәчбайлы-куаклы сазлыклар көлсу, розмарин яфраклы, өч серкәчле таллар һәм кәрлә каен үскән сыртара зур һәм кечкенә түбәнлекләрне били. Көнбатыш өлешендә сазлык Игим наратлыгы биләгән дюналы рельефлы биек комсу терраса белән чикләнә. Субүләр битләре итәгенең көньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыш чикләрендә чишмәле туену режимы булган сазлыклар таралган.

Сазлык комплексы чикләрендә ТРдагы иң зур Көләгеш торф чыганагы урнашкан. Торф ятмалары нуленче чиктәге 4 (мәйданы 4,6 мең га) һәм сәнәгать тирәнлеге чикләрендәге 11 участоктан (мәйданы 2,1 мең га) тора. Торфның гомуми запасы 5 млн т, шул исәптән баланста – 4,6 млн т, бу исә республика торф запаслары балансының якынча 20%ын тәшкил итә. Торфның таркалу дәрәҗәсе 25%, көллелеге 11%, дымлылыгы 90,8%. Биредә торф ятмаларының барлык типлары бар: катнаш (0,9 млн т), өске (0,9 млн т), арадаш (0,3 млн т).

Ятмаларның төп төрләре: магелланикум, катнаш сазлыклы, уйсу-күрәнле. Торф ягулык, органик ашлама, шулай ук гидролизлы чимал һәм җылылык саклаучы плитәләр эшләүдә файдаланыла.

Сазлык уртасында Көләгеш күле (исеме шуннан) урнашкан. Мәйданы 47 га, көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба 3 км га сузылган. Төньягында күл 1,5 км озынлыктагы 2 култыкка аерыла.

Төньяк-көнбатыштарак Әтер, Әҗби күлләре, көнчыгыштарак тар муен белән 2 су өслегенә бүленгән Киндеркүл урнашкан. Яр буйларында куе булып су-сазлык үсемлекләре (камыш, курак, җикәнбаш, укъяфрак, көтүче кубызы) үсә.

Су үсемлекләреннән ак һәм сары төнбоек (ТРның Кызыл китабына кертелгәннәр) бар. Кама һәм Агыйдел тугайларының элекке су юлларында сузынкы формадагы һәм тирән булмаган күп кенә күлләр (Куаклы, Сазак күл, Өшәр, Аяз күл һәм башкалар) урнашкан.

40 мең га дан артык булган мәйданда Көләгеш комплекслы табигать тыюлыгын оештыру күздә тотыла.