Минзәлә районының төньяк-көнчыгыш өлешендә Түбән Кама сусаклагычының Ык култыгы ярында урнашкан.

1972 елда билгеләнә. Мәйданы 543 га.

Көнбатыштан Ык елгасының элеккеге юлы, көнчыгыштан Көләгеш сазлыгы белән чикләнүче комлы таулыкны (Кама елгасының 2 нче террасасы өлеше) били.

Рельефы тигез, урыны белән дюнасыман калкулыклы.

Кама аръягында сакланып калган табигый нарат урманнары массивының берсе (Юртау урманчылыгының Минзәлә участок урманчылыгы), биредә тайга, урман-дала һәм дала үсемлек төрләре бергә кушыла. Моңарчы кулланылган яшел мүкле наратлыклар төшенчәсе урынына М.В.Марков бу урманнарны үләнле наратлыкларга кертә. 1970 елларда Казан университеты галимнәре тарафыннан антропоген тәэсирләр (тоташ кисү, агач әзерләү һәм башкалар) аркасында наратлыкларның шактый үзгәрешләр кичерүе исбатлана.

Ылыслы токымнар (нарат, чыршы, ак чыршы) яфраклылар (өрәңге, каен, юкә, имән) белән алышына. Агачлар төбендә кара җиләк, нарат җиләге һәм артыш җиләге белән бергә дала чиясе, ә үлән капламында үсемлекләрнең дала төрләре: буркынсыман мәче борчагы, буяу сырмавыгы, Альп тукранбашы, бүлбеле кияү камчысы, Румын люцернасы, дарулы әспе үләне, вак чәчәкле җилсем үлән, Тюрингия розасы, кытыршы күкбаш (төймәбашы), чуар куян тукранбашы, шома ябышкак үлән һәм башкалар үсә.

Үсемлекләрнең сирәк төрләреннән төньяк Линней үләне, җәрәфи үлән, тимгелле башмакчәчәк, кызыл серкәбаш, гади чыршылык үләне, кыска таҗлы һәм Цингер мәче борчаклары очрый. 

Күлле-сазлыклы комплекста урнашканлыктан Игим наратлыгының хайваннар дөньясы күптөрле. 1940 еллар уртасында беренче тапкыр биредә кәҗәболан күренә (Көньяк Уралдан керә). Төрле елларда җофар, ондатра җибәрелә. Бурсык, янутсыман эт, төлке, ас, чәшке күренгәли. Фаунасында – җир-су хайваннары һәм сөйрәлүчеләрнең 4 әр төре, кошларның 73 төре, имезүчеләрнең 17 төре.

ТРның Кызыл китабына кертелгән төрләрдән: соры гөберле бака, җизбаш, гади кара елан, бытбылдык, соры торна, төн лачыны, кыр һәм болын карчыгасы, бөркет, үләт бөркете, тавышлы зур каракош, елга каракошы, чын лачын, балыкчы карчыга, байгыш, озын койрыклы ябалак, сазлык ябалагы, ябалакчыклар, гади төн күгәрчене, чал тукран, ак песнәк очрый.