Тарихы

1617 елдан мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, тимерче алачыгы, 5 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2069 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Масловка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1930 елның 10 августыннан – Балык Бистәсе, 1935 елның 25 гыйнварыннан – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.

Хәзер Кече Елга авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Кызыл таң” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ш.Гайнетдинов), 1944 елда колхоздан Г.Тукай исемендәге колхоз аерылып чыга.

1950 елда “Кызыл таң” колхозы һәм Г.Тукай исемендәге колхоз яңадан Г.Тукай исемендәге колхозга (үзәк утары Кече Елга авылы) кушыла, 1958 елда “Красное поле” колхозы белән (Полянка, Шуран авыллары) “Победа” колхозына берләштерелә, 1995 елдан “Победа” күмәк предприятиесе.

Авылда 2003 елдан – “Идел” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2006 елдан – “Вамин Татарстан” ышанычлылык ширкәте, 2013 елдан – “Сөт иле” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан – “Просто молоко Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда мәдрәсә бинасында башлангыч мәктәп ачыла (1928 елда яңа бина төзелә), 1949 елда – җидееллык, 1969 елда урта мәктәп (яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Авылда китапханә (1955 елдан, хәзер клуб бинасында), клуб (1984 елдан), “Алтынчәч” балалар бакчасы (1996 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, участок ветеринария пункты (2017 елдан), “Хафизулла” мәчете (1991 елдан) бар.

Клуб каршында “Тылсым” халык театры (1984 елдан, 1992 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы һәм җитәкчесе – Р.Б.Вәлиуллина), “Каурый” хореография коллективы (1993 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән чишмә бар.

Күренекле кешеләре

Ә.Х.Шакирҗанов (1959 елда туган) – галим агроном, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы.

Халык саны

1782 елда – 202 ир-ат;
1859 елда – 838,
1897 елда – 1168,
1908 елда – 1427,
1920 елда – 1488,
1926 елда – 1114,
1938 елда – 1011,
1949 елда – 967,
1958 елда – 920,
1970 елда – 1150,
1979 елда – 1083,
1989 елда – 874,
2002 елда – 875,
2010 елда – 780,
2016 елда – 710,
2017 елда – 712 кеше (татарлар).