1921 елның декабрендә Советларның 9 нчы Бөтенроссия съездында раслана, 10-15 елга исәпләнә. Татарстанда планны эшләү белән башта ТАССР ХХС каршындагы Фәнни-техник совет шөгыльләнә.

Республиканың һәр кантонында электрлаштыру буенча кантон органнары оештырыла. Бөтентатар халык хуҗалыгы хезмәткәрләренең 1 нче съездында алар алдында гамәлдәге электр сәнәгатен аякка бастыру, табигать көчләрен, электр механикасы җиһазларын исәпкә алу бурычлары куела, Татарстан республикасын электрлаштыру буенча совет төзелә.

ГОЭЛРО планы нигезендә Казанда, Тәтеш, Чистай, Зөядә һәм башка шәһәрләрдә гомуми куәтләре 70 мең кВт тәшкил иткән 10 электр станциясе төзү күздә тотыла.

1920 елда Алабугада бер фазалы алмаш токлы, 2 мең кВт егәрлекле электр станциясе файдалануга тапшырыла.

1921 елның февралендә Зөя кантонының Норлат авылында остаханәләрне һәм крәстиян торак йортларын яктыртучы электр станциясе эшли башлый.

1921 елның мартында Тәтеш һәм Чистайда аз куәтле станцияләр сафка баса.

1922 елда Минзәлә шәһәрендә, 1925 елда Казанда (ТАССР ның 3 еллыгы исемендәге), 1927 елда Бөгелмә шәһәрендә электр станцияләре файдалануга тапшырыла.

1928 елда ТАССРның 3 еллыгы исемендәге электр станциясендә илебездә эшләнгән 3 мең кВт егәрлекле турбогенератор урнаштырыла.

1932 елда Казанда 2 терекөмешле РВ-5 турайткычлы 2 нче подстанция эшкә керешә, ул шәһәрдәге трамвай хәрәкәтен электр энергиясе белән тәэмин итә.

1933 елның гыйнварында Казанда 1 нче ТЭЦ сафка баса (турбогенераторының куәте 10 мең кВт). 1 нче ТЭЦның 35 кВт көчәнешле беренче электр тапшыру линиясе эшли башлый. Казанда Авыр сәнәгать халык комиссариатының энергия комб-ты оештырыла.

1934 елда 35 кВт көчәнешле тапшыру линиясе буйлап Зеленодольск шәһәренә энергия җибәрелә башлый. Бу вакытта Казандагы сәнәгать предприятиеләрендә автоном рәвештә эшләүче энергия җайланмалары эштән туктый, һәм җылылык станцияләре энергиясе белән даими тәэмин итү башлана.

Автор – В.А.Шагалов