Тарихы

1654 елдан мәгълүм.

1720 еллардан халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, 1835–1860 елларда Удел ведомствосы карамагында була. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда 10 сәүдә-сәнәгать оешмасы була. Авыл җәмәгатенең имана җире 1231,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Шемуршы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Матак авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Дубровка” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ф.М.Кузьмин), 1950 елда – “Большевик”, 1960 елда – “Авангард” колхозы (Матак авылы), 1991 елда – “Колос” колхозы (Матак авылы) составында, 1996–2007 елларда – “Колос” күмәк предприятиесе, 2008–2013 елларда – “Колос” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2014 елдан колхоз җирләре “Дрожжаное” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте карамагына күчерелә.

2013 елдан шулай ук “Падюкин С.Н.” крәстиян-фермер хуҗалыгы эшли.

Мәдәният

1920 еллар уртасында уку өе ачыла.

Халык саны

1859 елда – 447,
1884 елда – 555,
1897 елда – 645,
1920 елда – 856,
1926 елда – 988,
1938 елда – 1030,
1949 елда – 892,
1958 елда – 813,
1970 елда – 982,
1979 елда – 706,
1989 елда – 355,
2002 елда – 282,
2010 елда – 239,
2018 елда – 164 кеше (чуашлар).