Тарихы

XVI йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Иске Апса исеме белән дә мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта эше, такта яру кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәктәп, 2 су тегермәне эшли; авыл җәмәгатенең имана җире 413,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кавал волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Айбаш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

2011 елдан авылда “Татмелиорация – Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли. Халкы кырчылык, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Күренекле кешеләре

Ю.Й.Әкбәров (1957 елда туган) – Казан авиация җитештерү берләшмәсенең җитештерү буенча директор урынбасары;

Р.Г.Кәримов (1950– 2021) – милиция полковнигы, Биектау районы Эчке эшләр идарәсе башлыгы (1990 – 2003 еллар);

И.Г.Нигъмәтҗанов (1960 елда туган) – журналист, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, ТР ФАнең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтыны фәнни хезмәткәре (2005 – 2017);

Л.Ф.Нигъмәтҗанов (1966 елда туган) – генерал-майор, РФ Милли гвардия гаскәрләренең Киров берләшмәсе командующие (2013 елдан);

Ф.Г.Нигъмәтҗанов (1941 елда туган) – РФ Эчке эшләр министрлыгының Пановка хезмәт белән төзәтү учреждениесе башлыгы (1980 – 1990);

Р.Р.Сафиуллин (1958 елда туган) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда – 24 ир-ат;
1859 елда – 229,
1897 елда – 319,
1908 елда – 375,
1920 елда – 435,
1926 елда – 368,
1938 елда – 349,
1949 елда – 302,
1958 елда – 210,
1970 елда – 191,
1989 елда – 78,
2002 елда – 56,
2010 елда – 36,
2017 елда – 23 кеше (татарлар).