1,5 меңнән артык төре билгеле, Евразиядә һәм Төньяк Америкада очрыйлар. ТРда 12 төре үсә. Аеруча киң таралганнары: көрәк яфраклы канария (S.еrucifolius), Яков әвернә уты (S. jacobaеa). Татар канариясе (S. tataricus), гади әвернә уты (S. vulgaris), ябышкак әвернә уты (тузгакбаш) (S. viscosus) – республика флорасының сирәк очрый торган төрләре. Елга ярларында, болыннарда, куак араларында, далалы сөзәклекләрдә үсәләр.

Бер, ике һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр, биеклеге 15 тән алып 200 см га кадәр. Сабаклары шәрә яки төкчәле. Яфраклары чиратлашкан, эллипс формасында, бөтен читле, каурыйсыман аерчалы яки телмә. Чәчәкләре сары, кызгылт сары, кызыл яки шәмәхә төстә, күпсанлы кәрзиндә, куе булмаган калкансыман – себеркәчле чәчәк төркеменә җыелган. Җимешләре – бүрекчәле сырлы орлыкчалар. Май-июльдә чәчәк аталар, җимешләре август–сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчиләр.

Гади әвернә уты – дару үләне. Орлыкларында алкалоидлар, тамырында флавоноидлар, дуплау матдәләре, С витамины, калий һәм кальций тозлары бар. Халык медицинасында әвернә уты тамырларыннан ясалган төнәтмә кан туктату өчен, шулай ук ашказаны һәм эчәк авырулары, бронхиаль астма вакытында файдаланыла.

Декоратив.

Терлек азыгы.

4 төре ТР ның Кызыл китабына кертелгән.