Тарихы

1678 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Ашалча-Буҗи исеме белән телгә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була. XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 792,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Күкшел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Зур Сәрдек авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Ярыш” колхозы оештырыла, 1931 елдан – Сталин исемендәге колхоз (Зур Сәрдек авылы), 1958 елдан – “Коммунизмга” колхозы (Зур Сәрдек авылы), 1994 елдан – “Игенче” крәстиян хуҗалыклары берләшмәсе (2002 елдан – “Игенче” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2007елдан – “Бор” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2014 елдан – “Исток Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан – “Игенче Плюс” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Восток Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә “Восток Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, дуңгыз асрау, орлыклык суган үстерү белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1929 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1964 елдан иске мәчет бинасында урнаша, 2007 елда яңа бина төзелә). 2007 елдан мәктәп каршында музей почмагы эшли (оештыручысы – Ф.Ф.Галимҗанова).

Шулай ук “Тамчы” балалар бакчасы (1989 елдан, 2014 елдан яңа бинада), клуб (1966 елдан), китапханә (1955 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1968 елдан), мәчет (1992 елдан), пекарня (2018 елдан), хоккей коробкасы (2008 елдан) бар.

Клуб каршында “Хыял” хореография коллективы (1994 елдан) һәм “Сөмбел” балалар бию коллективы (1994 елдан) эшли.

Авылда төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Кыйбла чишмәсе” һәм “Салкын чишмә”.

Халык саны

1859 елда – 446,
1884 елда – 497,
1920 елда – 679,
1926 елда – 577,
1938 елда – 529,
1949 елда – 473,
1958 елда – 450,
1970 елда – 611,
1979 елда – 513,
1989 елда – 613,
2002 елда – 757,
2010 елда – 743,
2017 елда – 743 кеше (татарлар).