400 гә якын төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача һәм салкын поясларында таралган. Татарстан территориясендә 12 төре үсә. Каты төкле кыңгырау чәчәк (C. cervicaria), оеш кыңгырау чәчәк (C. glomerata), Себер кыңгырау чәчәге (C. sibirica), кычыткан яфраклы кыңгырау чәчәк (C. trachelium) һәм башка бөтен районнарда очрый. Урманнарда, болыннарда, сөзәклекләрдә, юл буйларында үсә. Күләгәгә һәм салкынга чыдам.

120 см биеклеккә җитүче күпьеллык үсемлек. Сабагы туры, еш кына төкле. Яфраклары чиратлашкан, бөтен. Чәчәкләре ябышып үскән таҗ яфракчыклы, кыңгырау рәвешендә, зәңгәр, күк, сирәк кенә шәмәхә төстә, себеркәч яки чуксыман чәчәк төркемендә. Җимешләре — күп орлыклы тартмачык. Май–августта чәчәк ата. Орлыктан үрчи.

Суган тамырлы кыңгырау чәчәк (C. rapunculoides), шәфталу яфраклы кыңгырау чәчәк (C. persicifolia) бакчаларда декоратив үсемлек буларак үстерелә.

Ончыл кыңгырау чәчәк, оеш кыңгырау чәчәк, чуклы кыңгырау чәчәк һәм башкалар — баллы.

Киң яфраклы кыңгырау чәчәк (C. latifolia), түгәрәк яфраклы кыңгырау чәчәк (C. rotundifolia), Идел буе кыңгырау чәчәге (C. wolgensis) ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Кычыткан яфраклы кыңгырау чәчәк