Карбон, абсолют яше 360–300 млн ел булган палеозой эратемасының бишенче системасы.

Ташкүмер системасы (чоры) башында материкларның шактый өлешен диңгез каплый һәм аларда мәрҗән, моллюсклар, борынгы балыклар (селахияләр) һәм башкалар киң таралганнар. Коры җирдә беренче җир өсте умырткалылары — стегоцефаллар, зур бөҗәкләр, урман һәм сазлыкларның беренче тереклек ияләре — гигант бакаларны, кәлтәләрне хәтерләтүче амфибияләр, зур рептилияләр күренә башлый.

Үсемлекләр арасында агачсыман абагалар, плаунчалар өстенлек итә, беренче ылыслар барлыкка килә; агачлар 30 м биеклеккә һәм 1 м киңлеккә җитә, ботаклары аз (сигилярияләр) яки ботаклыраклар (лепидодендроннар).

Донбасс, Кузбасс, Рур (ГФР), Аппалач (АКШ) һәм башка ташкүмер чыганакларының нигезен шушы үсемлекләр тәшкил итә.

Татарстанда төп күмер чыганаклары шул вакытта барлыкка килә. ТР территориясендә ташкүмер системасы (чоры) утырмалары 300–2000 м тирәнлектә барлык җирдә дә үсеш алганнар, 3 бүлектән 7 ярустан торалар.

Карбонның иң борынгы утырмалары (Турне ярусы) мәрҗән, брахиопода, фораминифера һәм балчык, мергель, доломит катламнары катыш известьташлардан гыйбарәт. Ярусның калынлыгы 30–500 м.

Өстәрәк яткан Визе ярусының түбәнге өлеше конгломерат, күмерле сланец катламлы комсу-балчыксыл токымнардан һәм ташкүмер ятмаларыннан тора. Ярусның югары өлешендә һәм Серпухов ярусының өстәрәк ятучы катламында известьташлар, кремний һәм ангидрит оялары булган доломитлар өстенлек итә. Ярусның калынлыгы 500 м дан артык.

Башкорт, Мәскәү, Касыйм һәм Гжель яруслары известьташ, балчык, алевролит катламлы доломит, алевролит, гипс һәм ангидрит линзаларыннан тора. Бу ярусларның гомуми калынлыгы 600 м дан артык.

ТРда ташкүмер системасы (чоры) токымнары җылы, чагыштырмача сай диңгез шартларында барлыкка килгән; тамыраяклар, мәрҗәннәр, диңгез лаләләре, диңгез керпеләре һәм башкалар бу процесста зур роль уйныйлар.

Файдалы казылмалар: нефть, газ, ташкүмер, минераль сулар формалашу ташкүмер системасы (чоры) утырмалары белән бәйле.