Җир өстендә яшәүче умырткасызларның иң борынгы төркемнәреннән берсе.

3 отрядны берләштерә: акариформалы талпаннар (Acariformes), паразит талпаннар (Parasitiformes) һәм печәнче талпаннар (Opiliocarina). Дөнья фаунасында 20 меңнән артык төр исәпләнә.

Озынлыклары 0,05–1,5 мм, кан белән туенучыларныкы — 15 тән 22 мм га кадәр. Үсеш циклы үз эченә күкәй, алты аяклы личинка, аның артыннан сигез аяклы нимфаль (1–3) һәм олы формаларны ала. Печәнче талпаннар аеруча гади булып исәпләнә, аларда гәүдәнең сегментлашуы саклана. Бу отряд вәкилләре — зурлыклары буенча вак ерткычлар, җылы климатлы континент урманнарында таралганнар, аз өйрәнелгәннәр.

Акариформалы һәм паразит талпаннарның гәүдә сегментлашуы сакланмаган; алгы өлеше — 4 пар аяк һәм төрлечә туенуга (фито-, сапро- һәм гематофаглар, ерткычлар) җайлашкан авыз органнары белән баш-күкрәктән, арты баш-күкрәк белән кушылган корсактан тора.

Акариформалы талпаннар отрядында 15 меңнән артык төр исәпләнә һәм 2 семьялык төркемен үз эченә ала: су талпаннары (Hydracarina), каты кабыклы талпаннар (Oribatei); 4 өссемьялык: оры талпаннары (Tetrapodili), пәрәвезле талпаннар (Tetranychoidea), каурый талпаннары (Analgesodiea), кычыттыргыч талпаннар (Sarcoptoidea); семьялыклар: амбар талпаннары (Acaridae, Tyroglyphoidae), төкле талпаннар (Miobiidae, Listrophoroidae), кызыл тәнле талпаннар (Trombiculidae), биз талпаннары (Demodecidae), каләмлек талпаннар (Syringophilidae) һәм башкалар.

Паразит талпаннар отряды 2 өссемьялыкны берләштерә: иксод (Ixodoidea) һәм гамаз (Gamasoidea) талпаннар. Беренче өссемьялык аргас һәм иксод талпаннарның 800 дән артык төрен үз эченә ала. Болар кан суыручылар, барлык континентларда да киң таралганнар, умырткалы хайваннарда паразитлык итәләр. Иксод талпаннар кеше һәм хайваннарда вируслы, бактериаль, протозойлы табигый тупланыш авыруларын иң көчле таратучы һәм резервуар исәбенә керә.

Гамаз талпаннар 20 семьялыкка караган 5 меңнән артык төрне үз эченә ала. Аларның яшәү рәвеше төрле: ирекле яшәүче ерткычлар һәм сапрофаглардан алып рептилия, кошларда, имезүчеләрдә вакытлыча экто- яки даими эчке (тән куышлыгында яшәүче) паразитларга кадәр. Кайбер кан суыручы төрләр трансмиссив табигый тупланыштагы инфекция йоктыручыларны тараталар.

Талпаннар — космополитлар: туфракта, суда, үсемлекләрдә, хайван оялары һәм өннәрендә очрыйлар; күп кенә төрләре — паразитлар. Хайван тәнендә урнашу урынына карап тире өстендә, тиредә, тире астында, каурый һәм тән куышлыгында яшәүчеләргә, ә хуҗасы белән бәйләнеш дәрәҗәсе буенча вакытлыча һәм даимигә бүленәләр. Талпаннарның күп кенә төрләре азык-төлекне зарарлый.

Татарстан территориясендә акариформалы һәм паразит талпаннарның күп кенә таксономик төркемнәре бар. Аеруча иксод, кызыл тәнле, каурый, гамаз талпаннар — кошлар һәм имезүчеләрнең эктопаразитлары, шулай ук каты кабыклы һәм гамаз талпаннарның җирдә яшәүче ерткыч һәм сапрофит формалары өйрәнелгән.

Республика территориясендә нутталиоз, пироплазмоз, туләрәмә, талпан боррелиозы, талпан энцефалитының табигый тупланышларында иксод һәм гамаз талпаннарның кайбер төрләренең эпизоотик һәм эпидемиологик әһәмияте исбатланган.