1928 елның 3 августы, Украина ССР Житомир шәһәре — 1996 елның 21 октябре, Казан.

1950 елда Харьков зоотехния институтын тәмамлый.

1954–1971 елларда Троицк ветеринария институтында терлекләрне тукландыру кафедрасында (Чиләбе өлкәсе), бер үк вакытта 1961–1969 елларда зоотехния факультеты деканы.

1971 елдан Казан ветеринария институтында. 1971–1995 елларда терлекләрне тукландыру кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1972–1979 елларда зооинженерия факультеты деканы.

Хезмәтләре саламны электрохимик эшкәртүгә, фермент препаратлар, традицион булмаган азыкларны терлекчелектә куллану, мөгезле эре терлек, дуңгызлар, тавыклар, куяннарны ритмлы тукландыруга карый.

Уйлап табуга авторлык таныклыгы бар. Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Влияние ферментных препаратов, применяемых в пищевой промышленности на энзиматическую активность пищеварительного химуса крыс // Вопр. питания. 1976. № 2 (автордаш);

Ферментные препараты в кормлении животных. М., 1985 (автордаш).

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины. К., 2006.

Автор — Ә.Х.Фазылҗанов