- РУС
- ТАТ
айлык иҗтимагый-сәяси газета
Күпмилләтле «Суверенитет» демократик хәрәкәте органы.
1991 елның июленнән 1995 елга кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә.
Төрле еллардагы баш мөхәррирләре — А.Х.Мәннанов, Ә.Г.Мәхмүдов.
Газетаның лозунгы — Татарстан Республикасы Конституциясеннән алынган цитата: «Татарстан — мөстәкыйль демократик дәүләт».
Актив авторлары арасында — М.Әхмәтҗанов, Р.Галләмов, З.Зәйнуллин, Ә.Кәримуллин, А.Мәннанов, Ә.Мәхмүдов, Г.Мортазин, Р.Мөхәммәтдинов, Р.Шакиров.
Газета 1990 еллар башында татар милли-демократик хәрәкәте күтәрелеше чорында чыга.
Материалларның күп өлеше Татарстанның дәүләт статусына, аларны хәл итү өчен көчләрне бергә туплап ныгыту буенча татар милли оешмалары хәрәкәте мәсьәләләренә багышлана.
Редакция тарафыннан татар халкының үзбилгеләнүгә хокукын гамәлгә ашыру формасы буларак Татарстан Республикасының тулы мөстәкыйльлеген раслау идеясе уздырыла. Республиканың элеккеге хәле колониаль буларак характерлана, РФ белән үзара мөнәсәбәтләрне халыкара хокук принципларында урнаштыру мөһимлеге ассызыклана.
Милли Мәҗлес эшчәнлеге, Милли Мәҗлес платформасында берләшкән сәяси оешмалар эше яктыртыла, рәсми документлар, Милли Мәҗлес депутатлары исемлеге басыла.
Милли хәрәкәт идеологлары тарафыннан эшләнгән «Татар халкы Конституциясе» проекты, Милли Мәҗлес чакыру буенча оештыру комитетына Бөтендөнья татар корылтаенда (1992 ел) карау өчен тәкъдим ителгән «Татарстан Республикасының дәүләт мөстәкыйльлеге турында»гы, «Милли Мәҗлес турында»гы закон проектлары басыла.
«Суверенитет» хәрәкәтенең Бөтентатар иҗтимагый үзәге, «Иттифак» фиркасе, Ш.Мәрҗани исемендәге җәмгыять «Азатлык» — татар яшьләренең берлеге, Татарстанның республика партиясе белән берлектә сәяси белдерүләре чыга, 1994 елда «Суверенитет» хәрәкәте Уставы дөнья күрә.
Газета үз битләрен «Татарстан Республикасының хәрби доктринасы» («Военная доктрина Республики Татарстан») мәкаләсенә, «Татарстан Республикасы суверен дәүләтенең хокукый нигезе һәм аны ныгыту юллары» («Правовые основы и пути закрепления государственного суверенитета Республики Татарстан») концепциясенә һәм башкага бирә.
Редакция Татарстан Республикасы җитәкчелеген республиканың мөстәкыйльлеген раслау һәм яклауда килешүчән сәясәте өчен тәнкыйтьли.
«Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында» шартнамәсе проектын бастыра.
Газета Татарстан территориясендә РФ референдумнарын һәм сайлауларын уздыруга каршы чыга, федераль Үзәк мәнфәгатьләрен чагылдырган сәяси хәрәкәтләрне тәнкыйтьли, «Вечерняя Казань», «Известия Татарстана», «Казанские ведомости» газеталары белән фикер алыша.
Россия һәм Татарстандагы сәяси вакыйгалар һәм аларга бәяләмәләр аерым биттә «Вакыйга — Фактлар — Фикер алышу» («События — Факты — Отклики») сәхифәсендә яктыртыла. Материалларда татар теле һәм мәдәнияте язмышы, татар диаспорасы, шул исәптән Башкортстан татарларының хәле темалары даими күтәрелә.
Республикадагы икътисади хәлләр, аның икътисади мөстәкыйльлеге формалашу, хуҗалык итүнең яңа формалары үсешенә багышланган материаллар аерым биттә «Татарстанда коммерция яңалыклары» («Коммерческие новости Татарстана»), «Татарстан коммерсанты» («Коммерсант Татарстана») дигән исемнәр белән басыла.
Әдәби сәхифәләрдә Ә.Мәхмүдов, Р.Камәртдинов, В.Кузнецов, Р.Батрашёв һәм башкаларның шигырьләре бирелә.
Күп кенә саннарның тарихи-мәдәни мирас бүлегендә Р.Г.Фәхретдиновның «Алтын Урда һәм татарлар» китабыннан өзекләр басыла.
Газета финанс авырлыгы һәм милли хәрәкәтнең сүлпәнәюе сәбәпле чыгудан туктый.
Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;
Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;
Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.
Автор – Р.А.Айнетдинов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.