Бер төре – эре чәчәкле сыңар чәчәк (M. uniflora). Евразиядә, Төньяк Америкада очрый.

Татарстанда – Идел-Кама саклаулыгының Раифа участогында һәм Түбән Кама милли паркында. Мүкле, ылыслы урманнарда үсә.

5-10 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы нәзек, шуышма. Сабагы шома, кабыргалы. Яфраклары таралгыда, сабак төбендә тыгыз урнашкан, түгәрәк-йомыркасыман яки түгәрәк формада, төбендә чөйсыман тарайган. Чәчәге сабак очында, берле, иенке, хуш исле. Таҗы ак, киң итеп ачылган. Җимеше – шарсыман тартмачык. Июнь-июльдә чәчәк ата (ел саен түгел). Җимешләре августта өлгерә. Үсемлек тамырларындагы өстәмә бөреләре ярдәмендә яңадан үсеп чыга. Җимеш биргәннән соң, үсемлекнең җир өсте өлеше үлә.

Декоратив үсемлек.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Эре чәчәкле сыңар чәчәк