Эчтәлек

1672 елның 30 мае, Мәскәү — 1725 елның 28 гыйнвары, Санкт-Петербург.

XVIII йөзнең 1 нче чирегендә Россиядә аның җитәкчелегендә илнең дөнья күләмендәге бөек державага әверелүен тәэмин иткән сәяси һәм социаль-икътисади үзгәртеп корулар үткәрелә.

Пётр I фәрманнары нигезендә Казан губернасы (1708), Казан постау мануфактурасы (1714), Казан адмиралтействосы (1718), Казан помпа каеш-күннәре заводы (1719) төзелә; төбәкнең халык исәбен алу тормышка ашырыла.

Ул идарә иткән вакытта илдә рус булмаган халыкларны христианлаштыруның яңа дулкыны башлана. Россиядә дәүләт хезмәтен башкаручы мөселман динендәге йомышлы татарларны чукындыруны күздә тоткан 1713–1715 еллардагы фәрманнар үтәлмәгән очракта, татар феодалларының утар һәм биләмәләре дәүләт файдасына тартып алына; православие динендәге 4 меңгә якын крепостной крәстиян патша сарае крәстияннәре катлавына күчерелә; 1718 елда йомышлы татарлар Казан адмиралтействосына беркетелә; 1722 елдан 10–12 яшьлек татар малайлары хәрби хезмәткә (армиягә — денщик, флотка — юнга итеп) алына башлый һ.б.

Пётр I нең Иранга явы (1722–1723) вакытында, узып барышлый, 1722 елның 27 мае — 8 июнендә П.I Казанда туктала. Сәүдәгәр И.А.Михляев йортында урнаша. Благовещение кафедраль соборын, чиркәү һәм монастырьларны, Татар бистәләрен карап чыга; губерна канцеляриясенә, постау мануфактурасына, помпа каеш-күннәре заводына, адмиралтействога ревизия үткәрә. Судларны яңа үрнәк буенча төзергә һәм җиһазларга әмер бирә; И.А.Михляевка Казан постау мануфактурасын тапшыра (1724). 1722 елның июнендә Иделнең түбәнге агымына юл тотканда, Пётр I Болгар шәһәрлегендә туктала; ул Болгар дәүләте башкаласы хәрабәләрен карап чыга, Зур манараны төзекләндерергә, болгар кабер ташларындагы язуларны күчереп алырга әмер бирә.

1723–1726 елларда Пётр I нең Казанга килүе хөрмәтенә Петропавел соборы төзелә.

Әдәбият  

Пинегин М.Н. Казань в её прошлом и настоящем: Очерки по истории, достопримечательностям и современному положению города. СПб., 1890;

Загоскин Н.П. Спутник по Казани. К., 1895.                               

АвторЕ.Б.Долгов