Гомуми мәгълүмат

Төмән өлкәсенең көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1931 елда оештырыла. Мәйданы – 18,4 мең кв.км. Үзәге – Вагай авылы (Төмән шәһәреннән 309 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 21092 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 8949 кеше.

Татар җәмгыяте тормышы

Татарлар (кургат-саргат татарлары) район территориясендә элек-электән яшиләр. Идел буе-Урал татарлары биредә 1860–1870 елларда урнаша башлый. Россиянең үзәк районнарыннан татарлар күпләп 1900–1910 һәм 1920–1930 елларда күчеп утыра.

Хәзерге вакытта районның сигез мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә. Районда унөч мәчет һәм бер мәдрәсә эшли. Ел саен татар мәдәнияте фестивальләре үткәрелә.

Районның ундүрт муниципаль берәмлегендә татар үзешчән иҗат коллективлары бар. «Боз озату», «Исем атату», «Өмэ» һәм башка бәйрәмнәр үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Вагай районында шагыйрь Б.В.Сөләйманов (Супра авылы), рәссам И.М.Хәбисов (Карагай авылы) туган.