Эчтәлек

1975 елда Минск шәһәрендәге Я.Купала әдәби музее филиалы буларак ачыла. 1981 елдан ТР Милли музее филиалы. Печище икмәк комбинаты комплексында И.П.Оконишниковның элеккеге тегермән конторасы бинасында (1895) урнашкан.

Бөек Ватан сугышы елларында эвакуация вакытында (1941–1942) Я.Купалага биредә фатир бирелә. Музей мәйданы — 80 м2, коллекциясе 700 саклау берәмлеген тәшкил итә. Шагыйрьнең Печищедагы тормышына һәм иҗатына багышланган бүлектә аның фатир комплексы интерьерының кайбер өлешләре яңартып торгызыла, күргәзмәгә шәхси әйберләре, китаплары, документлары куела. Музей экспозициясе шулай ук Печище авылы (1600 да нигез салына) тарихы һәм андагы тау эшләре (17 йөздән башлап) үсеше белән таныштыра. Экспозициядә мөһим урынны «И.П.Оконишников һәм улларының сәүдә йорты» тарихы, пар тегермәне төзелеше, аның хуҗаларының биографиясе һәм язмышы турындагы материаллар алып тора. Шулай ук тегермәннең совет чорындагы эшчәнлеге чагылдырыла. Музейның кыйммәтле экспонатлары арасында Я.Купаланың «Белоруссия партизаннарына» («Белорусским партизанам») исемле шигырь язылган листовка (1942 елда Казанда басылып чыга), Печище тегермәне милектәше М.И.Оконишниковның һәм тегермәннең икенче директоры А.Алиевның мемориаль коллекцияләре бар.

Музей ел саен Халыкара музейлар көнен (18 май), Я.Купала туган көнне (8 июль), Белем (1 сентябрь), Игенчеләр бәйрәмен (10 октябрь) уздыра.

Директоры — Р.Ю.Абызова (2003 елдан).

Әдәбият

Дмитриева Л.П. Музей Янки Купалы в с. Печищи: Буклет. К., 1987;

Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. К., 1999. Т. 1;

«Песней только на свете живу я...»: Буклет. К., 2001;

Российская музейная энциклопедия. М., 2001. Т. 1.