- РУС
- ТАТ
Татарстанның Биектау районындагы авыл. Сола елгасы (Казансу елгасының уң кушылдыгы) буенда, Биектау тимер юл станциясе поселогыннан 20 км төньяктарак урнашкан
1597 елдан Черас исеме белән мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Богородский, Митрий, Черас буларак та искә алына.
1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук мичкә, арба ясау, йон-тукыма ману, он тарту, балта эше, олаучылык кәсепчелеге тарала.
ХХ йөз башында Смоленск Мәрьям Ана иконасы чиркәве (1735 елда төзелә; алпавыт В.Мельгунов иганәсенә дип фаразлана; барокко стилендәге дини архитектура истәлеге), земство мәктәбе (1881 елда ачыла), кредит ширкәте, 4 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 859 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Алат волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.
Хәзер Каенлык авыл җирлегендә.
1930 елда авылда “Красный гудок” колхозы оештырыла. 1950 елдан –Киров исемендәге колхоз (колхоз идарәсе Чыршы авылында урнаша), 1994 елдан – “Усад” агрофирмасы, 1998 елдан – “Агрохимсервис” Аакционерлык җәмгыяте, 2011 елдан – “Березка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
Смоленск Мәрьям Ана иконасы чиркәве эшли.
Авыл янында археология истәлеге – Соловцово шәһәрлеге (Азелино культурасы) табыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.