Биографиясе

1924 елның 30 марты, Калинин өлкәсенең Кимры шәһәре – 1991 елның 20 октябре, Яшел Үзән шәһәре.

Хәрби Һава көчләренең Киев югары инженер-авиация хәрби училещесен тәмамлый (1961 ел). 1942–1965 елларда Мәскәү, Ленинград, Киев, Карпат буе хәрби округларында, Совет гаскәрләренең Германиядәге төркеме составында.

1965–1984 елларда «Серго исемендәге завод» ҖБдә СССР Оборона министрлыгының өлкән хәрби вәкиле.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге махсус максатлар өчен эшләнмәләрне камилләштергәне һәм аларны әзерләүнең прогрессив технологиясен булдырганы өчен бирелә.

3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткәне өчен» ордены белән бүләкләнә.