Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда Олы Чакмак авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Минзәлә кантоны Мөслим волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Метрәй авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Үрнәк” колхозы оештырыла. 1958 елда Фрунзе исемендәге колхоз (Салауз Мухан, Иске Чакмак авыллары) составына керә. 1971 елда “Үзәк” совхозы итеп үзгәртелә. 2000 елдан “Мухан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, крәстиян-фермер хуҗалыгы.

Халык саны

1926 елда – 89,
1938 елда – 209,
1949 елда – 233,
1958 елда – 199,
1970 елда – 150,
1979 елда – 22,
1989 елда – 2,
2002 елда – 2,
2010 елда – 1,
2017 елда – 1 кеше (рус).