2 төре билгеле, Европа, Азия, Төньяк-Көнбатыш Африкада очрыйлар. ТР территориясендә бер төре — гади яшел чыпчык (Ch. chloris) бар. Якты яфраклы урманнарда, елга үзәннәрендә, шулай укбакча һәм паркларда яши.

Гәүдәсенең озынлыгы 15 см тирәсе, авырлыгы 25–35 г. Ата кош зәйтүнсыман яшел, түше сары-яшел, ана кош караңгырак төстә.Томшыгы зур, формасы конуссыман. Күчмә кош. Март-апрельдә килә. Оясын агач, еш кына яшь чыршы ботакларына кора. Кышлар өчен китү вакыты — октябрьгә кадәр. Кызгылт тимгелле һәм аз гына зәңгәрсу яки яшькелт төсмерле 4–6 ак йомырка сала. Җиләкләр һәм майлы культураларның (эт какысы, киндер, көнбагыш) орлыклары белән туклана, балаларына бөҗәкләр ашата.