Биографиясе

1866 ел, Кострома губернасы, Макарьев өязе Макарово авылы – 1933 елдан соң.

1891 елда Казан руханилар академиясен тәмамлый. 1893 елдан Казан руханилар семинариясе каршындагы үрнәк башлангыч мәктәптә укытучы, 1895 елдан Казан епархиясенең чиркәү-приход мәктәпләрендә рухани һәм күзәтүче. 1896 елдан Казан руханилар академиясендә доцент, 1904–1917 елларда педагогика профессоры. Бер үк вакытта, 1897–1902 елларда Казан укытучылар институтында кануннар укытучысы, 1903–1918 елларда Казанның Николо-Низский чиркәве башлыгы, 1897–1917 елларда епархия училищесе советы әгъзасы, 1903–1917 елларда кызлар гимназияләрендә, Родионованың затлы нәсел кыз балалар институтында, хатын-кыз укытучыларга белем бирүче Казан земство мәктәбендә педагогика, дидактика, Ходай кануннарын өйрәнү методикасын укыта. 1920–1933 елларда Биектау районының Усад авылы чиркәве башлыгы. 1933 елның мартында кулга алына, октябрендә азат ителә.

Хезмәтләре

Образцовая школа при Казанской духовной семинарии за первое десятилетие её существования (1885–1895). Казань, 1895;

Жизнь и труды Дионисия Великого, епископа Александрийского. Казань, 1900;

Образование и нравственность. Казань, 1904;

Значение молитвы в жизни христианина по учению о. Иоанна Кронштадского // Православный собеседник. Казань, 1910. Ч. 1;

Методика Закона Божия. Курс педагогических классов женских гимназий и учительских школ. Казань, 1916.