Тарихы

XVIII йөзнең икенче утызъеллыгында отставкадага солдатлар торулыгы буларак нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Солдатская Каргала, Николаевка исемнәре белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

Изгар авылының Рождество чиркәве приходына карый.

1902 елда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла (1903 елда 20 ир бала һәм 4 кыз бала укый).

XX йөз башында җил тегермәне, бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 315 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Каргалы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чистай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Армия, 1958 елның 23 маеннан Чистай районында.

Хәзер Каргалы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Активист» колхозы оештырыла. 1951 елдан авылда – эреләндерелгән Жданов исемендәге колхоз, 1958 елдан –«Каргалинский» совхозы, 2001–2008 елларда – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2008–2010 елларда «Каргалы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (барысының да үзәк утары – Каргалы авылы) эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Авыл янында газ-компрессор (1954 елдан), нефть кудыру (1960 елдан) һәм нефть продуктларын кудыру (1982 елдан) станцияләре эшли.

Мәдәният

1997 елда Архангел Михаил кәшәнәсе төзелә.

Халык саны

1897 елда – 288,
1908 елда – 314,
1920 елда – 382,
1926 елда – 305,
1938 елда – 186,
1949 елда – 227,
1958 елда – 285,
1970 елда – 201,
1979 елда – 165,
1989 елда – 117,
2002 елда – 128,
2010 елда – 104,
2021 елда – 101 кеше (руслар).