Административ-территориаль буйсынуы

1926 елда нигезләнә.

Нигезләнгән вакытыннан Спас (1935 елның 1 апреленнән – 1991 елның 4 октябренә кадәр Куйбышев) районында.

Хәзер – Куралово авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда поселокта “Ярдәм” колхозы оештырыла. 1950 елдан Сталин исем. колхоз (үзәк утары – Екатериновка авылы), 1959 елда “КИМ” нәсел үрчетү заводы бүлекчәсенә үзгәртелә (үзәк утары – “КИМ” совхозы поселогы), 1965 елдан – “Волга” совхозында (үзәк утары – Куралово авылы), 1991 елдан – “Екатериновский” совхозы (үзәк утары – Екатериновка авылы), 1997 елдан – “Екатериновский” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 2010 елдан крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1931 елда – 180,
1938 елда – 190,
1949 елда – 167,
1957 елда – 130,
1958 елда – 160,
1970 елда – 190,
1979 елда – 143,
1989 елда – 64,
2002 елда – 62,
2010 елда – 51,
2021 елда – 27 кеше (татарлар).