Тарихы

1652 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Дальний Починок исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук курыс-мунчала ясау кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда Вознесение чиркәве (1905–1915 елларда архитектор Ф.Н.Малиновский проекты буенча төзелә; псевдорус үрнәкләре белән “кирпеч” эклектикасы стилендә дини архитектура истәлеге), чиркәү-приход мәктәбе (1884 елда ачыла; 1904 елда 30 ир бала һәм 14 кыз бала укый), тегермән, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2546,5 дисәтинә тәшкил итә.

Авылда иске дин тарафдарлары җәмгыяте теркәлгән.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Красная Горка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Красная Горка авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Победа”колхозы оештырыла, 1957 елда “Мамадыш” совхозы составына керә. 1961 елда “Мамадыш” нәселле терлек үрчетү совхозы бүлеге булдырыла, 1997 елда “Мамадыш” нәселле терлек үрчетү заводы бүлеге (Красная Горка (1 нче ферма; үзәк утары), Максим Пүчинкәсе, Ташлы авыллары, Беляев Пүчинкәсе поселогы) итеп үзгәртелә. 2000 елда “Мамадыш” совхозы “Мамадыш” дәүләт унитар предприятиесе итеп үзгәртелә. 2008 елдан хәзергә кадәр “Омар” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бүлеге.

Халкы сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда — 227 ир-ат;
1859 елда — 919,
1897 елда — 965,
1908 елда — 907,
1920 елда — 897,
1926 елда — 889,
1938 елда — 617,
1949 елда — 392,
1958 елда — 278,
1970 елда — 346,
1979 елда — 191,
1989 елда — 130,
2002 елда — 52,
2010 елда — 48,
2017 елда — 39 кеше (руслар — 97,4%, татарлар — 2,6%).