Биографиясе

1913 елның 15 августы, Казан шәһәре – 1971 елның 21 октябре, шунда ук.

1935 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Казан авиация институтында эшли.

1937 елдан Казан педагогика институтында, физика-математика факультеты деканы (1941–1943), алгебра һәм геометрия кафедрасы мөдире (1946–1959), бер үк вакытта, 1946–1971 елларда, СССР Фәннәр академиясе филиалының Физика-техника институтында, математика секторы мөдире (1959 елдан).

Хезмәтләре дифференциаль тигезләмәләргә, якынча һәм санлы алымнарга, гамәли математикага карый. Һ.С.Салихов 1 нче тәртип аерым чыгарылмалы дифференциаль тигезләмәләрнең башлангыч Коши бирелмәләре һәм структуралары өчен кирәкле һәм җитәрлек шартлар табу турындагы «Коши–Ковалевская кире мәсьәләсе»нә аналитик чишелеш таба. Оптимальләштерү мәсьәләләрендә Һ.С.Салихов һәм аның шәкертләре эшләгән математик программалаштыру алымнары Баулы, Ромашкино һ.б. нефть чыгару мәйданнарының проектларын төзүдә кулланыш таба.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены, медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Вычисление рядов. М., 1955.

Математический анализ: Функции, пределы, ряды, цепные дроби. М., 1961.

Вычисление рядов и несобственных интегралов. Казань, 1973 (автордаш).