Башта (1992 елдан) – Халыкара япон һәм татар музыкасы фестивале, 1993 елдан Халыкара заманча музыка фестивале, 2009 елдан хәзерге исемдә.

1996 елдан ике елга бер тапкыр Казанда, Мәскәүдә, шулай ук Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән һәм ТРның башка шәһәрләренә чыгып үткәрелә.

Оештыручылары: ТР Мәдәният министрлыгы һәм Композиторлар берлеге (Казан консерваториясе, ТР шәһәрләре хакимиятләре катнашында).

Фестиваль ТР композиторларының халыкара киң багланышлар урнаштыруына, Көнчыгыш һәм Көнбатыш музыкаль-мәдәни традицияләрен якынайтуга, тыңлаучыларны хәзерге заман музыка сәнгате белән таныштыруга булышлык итә.

Фестиваль программаларының нигезен гаять киң стильләрнең камера формалары: европалы булмаган халыкларның традицион музыкасы, джаз, татар классик музыкасы, Татарстанның хәзерге композиторлары, XX йөз дөнья музыкасы мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре әсәрләре тәшкил итә. Фестиваль программаларына кертелгән күпләгән әсәрләрнең эксперименталь характеры традицион музыка теле кысаларыннан тыш чараларны (компьютер техникасы, театр, бию, пантомима элементларын) җәлеп итүдә чагыла.

Фестиваль күпсанлы концерт программаларын, шул исәптән күп сәгатьләргә сузылган «марафоннар»ны, катнашучыларның импровизацияле гомуми чыгышларын, танылган композиторлар һәм башкаручыларның лекцияләрен һәм мастер-классларын колачлый. Шулай ук Татарстан һәм чит ил музыкантлары катнашында «арадаш» кече фестивальләр: Франция (1998) һәм Япония (1999) мәдәнияте көннәре, Нидерланд һәм Татарстанның хәзерге заман музыкасы көннәре (2001) үткәрелә.

Фестивальдә Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләреннән һәм башка чит илләрдән (Америка Кушма Штатлары, Япония, Нидерланд, Франция, Швеция, Төркия, Канада, Германия, Норвегия, Польша, Бөекбритания, Украина, Молдавия, Таҗикстан һәм башкалар) композиторлар һәм башкаручылар катнаша.

Фестивальнең сәнгать җитәкчесе – Россия композиторлар берлеге рәисе урынбасары, Татарстан композиторлар берлеге рәисе Р.Кәлимуллин.

Автор Г.Р.Сәйфуллина