Суганчалы күпьеллык үләнчел үсемлекләр. 10 га якын ыруг һәм 470 кә якын төре билгеле, башлыча, Төньяк ярымшарның уртача һәм субтропик поясларында таралган.

ТР территориясендә 4 ыругка караучы 8 төре билгеле: лалә, каз юасы, шадра үлән, тюльпан. Яфраклары чиратлашкан, озынча, ланцетсыман яки кыяклы, бөтен читле. Чәчәкләре төрле зурлыкта, чук, башак яисә чатырсыман чәчәк төркемендә, сирәк кенә ялгыз (тюльпан). Чәчәк тирәлеге гади, таҗсыман; 6, сирәк кенә 4-8 аерым яки кушылган таҗ яфракчыклары ике әйләнәгә урнашкан. Җимеше – тартмачык яисә ачык төстәге җиләк. Орлыклары яссы яки шарсыман.

Лаләчәләр арасында азык (каз юасы), декоратив (лалә, тюльпан, шадра үлән) һәм баллы (каз юасы, лалә) үсемлекләр аерымлана.

Шахматсыман шадра үлән, рус шадра үләне, бөртекле кыр суганы (каз юасы), сарана лалә, урман тюльпаны ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).