Биографиясе

1925 елның 22 мае, Казан — 1977 елның 17 июне, Мәскәү.

Чимкент шәһәрендә (Казахстан ССР) заводта слесарь булып эшли.

Кызыл Армиядә 1943 елның гыйнварыннан. Хәрби пехота училищесен (1943), Хабаровск артиллерия училищесен (1945) тәмамлый.

1943 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 3 нче гвардия танк армиясенең 9 нчы механикалаштырылган корпусы 71 нче механикалаштырылган бригадасының артиллерия дивизионында туп төзәүче. 1 нче Украина фронты гаскәрләре составында Сульяк яр Украинаны азат итүдә (1943), Житомир-Бердичев (1943), Львов-Сандомир (1944) һәм Түбән Силезия (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1943 елның 6–8 ноябрендә Фастов шәһәре (Украина ССР) янындагы сугышларда батырлык күрсәтә. Хотов авылы янында (Киев өлкәсенең Киев-Святошино районы) дошманның 5 тубын, машинасын, Волица авылы янында (Фастов районы) контрһөҗүмне кире кайтарганда пехота ротасын юк итә.

Демобилизациядән соң Мәскәү төзүче инженерлар институтын (1959) тәмамлый. 1960-1977 елларда Люберцы шәһәрендә техник мәгълүмат бюросы начальнигы, 1960–1977 елларда Мәскәү өлкәсе Ленин районында баш архитектор булып эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казанның бер урамына Н.Г.Чунтонов исеме бирелә.

Мәскәүдә ул яшәгән йортка мемориаль такта куела.

Әдәбият           

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 180.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина