Сумка елгасы бассейнында урнашкан, Яшел Үзән районы Белобезводный авылыннан 2 км көнчыгыштарак, Идел-Кама саклаулыгының саклау зонасы янында.

Көнбатыштан күлгә урман массивы тоташа. Су өслегенең мәйданы якынча 2 га. Су күләме 20 мең м3. Озынлыгы 220 м, иң зур киңлеге 140 м. Уртача тирәнлеге якынча 1 м, иң зур тирәнлеге 3 м.

Күл карст-суффозия процессы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Формасы буенча катлаулы, озынча, трапециясыман.

Суы җиңелчә минеральләшкән (100 мг/л га кадәр), гидрокарбонат-сульфат-хлорид-кальцийлы типта. Җәйге чорда үтә күренмәлелеге 0,5 м.

Ял итү урыны.