- РУС
- ТАТ
Татарстанның Түбән Кама районындагы авыл, Тетвел елгасы буенда, Түбән Кама шәһәреннән 71 км көньяктарак урнашкан
1710–1711 еллардан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында чиркәү, чиркәү-приход мәктәбе (1885 елдан), тегермән. 3 вак-төякләр кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1308 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Зирекле волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә, 1984 елның 3 июленнән – Түбән Кама районында.
Хәзер – Сосновка авыл җирлегендә.
1930 елларда авылда Чапаев колхозы оештырыла. 1959 елдан берләштерелгән Ленин исемендәге колхоз (үзәк утары – Благодатный авылы), 1963 елда “Рассвет” колхозы итеп үзгәртелә.
1986 елдан “Нижнекамскнефтехим” акционерлык җәмгыятенең “Рассвет” ярдәмче хуҗалыгы, 1997 елдан “Нефтехимагропром” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2020 елдан “Агромолл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Халкы башлыча үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.
1942–1954 елларда авылда эвакуацияләнгән балалар өчен балалар йорты (1950 елда 108 бала тәрбияләнә) эшли.
1950 елларда мәктәп, медицина пункты, клуб, китапханә була (2000 еллар башында ябыла). Төзекләндерелгән ике чишмә бар.
1782 елда – 62 ир-ат;
1859 елда – 319,
1897 елда – 650,
1908 елда – 681,
1920 елда –896,
1926 елда – 518,
1938 елда – 422,
1949 елда – 530,
1958 елда – 412,
1970 елда – 405,
1979 елда – 253,
1989 елда – 188,
2002 елда – 158,
2010 елда – 161,
2022 елда – 136 кеше (керәшен-татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.