Авылга 1923−1924 елларда Күтәмәле авылы (хәзер Сарман районында) кешеләре нигез сала.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Чаллы кантоны составына керә. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1935 елның 10 февраленнән Әлмәт районында.

Хәзер Иске Михайловка авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1926 елда – 221,
1938 елда – 256,
1949 елда – 254,
1958 елда – 183,
1970 елда – 188,
1979 елда – 116,
1989 елда – 56,
2002 елда – 58,
2010 елда – 62,
2015 елда – 90 кеше (татарлар – 93%).