3 төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар.

ТР территориясендә бер төре — ике яфраклы май чәчәге (M. bifolium), ара-тирә барлык районнарда очрый. Күләгәле ылыслы һәм катнаш урманнарда, шулай ук урман сазлыклары буйларында үсә.

8–20 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы нәзек, шуышма. Сабагы туры, нәзек, кабыргалы. Яфраклары чиратлашкан, йөрәксыман, кыска саплы, яфрак сеңерләре беленеп тора. Чәчәк ата торганнары ике, чәчәк атмаучылары бер яфраклы. Чәчәкләре вак, ак төстә, хуш исле, сабак очындагы күпереп торган чәчәк төркемендә. Җимеше — кызыл төстә, вак, шарсыман, 1–2 орлыклы, төчкелтем ят тәмле. Май ахыры–июньдә чәчәк ата. Җимешләре июль–августта өлгерә. Тамырчаның тиз үсүе сәбәпле, үсемлекләр куе булып үсә.

Яфракларында гликозидлар, органик кислоталар бар.

Халык медицинасында үлән төнәтмәсе суык тигәндә, бөер авырулары вакытында кулланыла.

Җимешләре миләш чыпчыклары, боҗырлар өчен азык булып тора.

Декоратив үсемлек.

Ике яфраклы май чәчәге