Биографиясе

1905 елның 26 феврале, Казан губернасы, Чистай өязе Яңа Әлмәт авылы – 1965 елның 6 марты, Казан шәһәре.

1929 елда Казан театр-сәнгать техникумының театр бүлеген тәмамлый һәм Мәскәү үзәк татар эшче театры труппасына керә.

Алдагы сезонда Әстерхан татар театрында эшли, анда ул К.Шамил җитәкчелегендә Булат, Ильяс («Зәңгәр шәл», «Казан сөлгесе», К.Тинчурин), Батырҗан («Наёмщик», Т.Гыйззәт), Муса («Хөсәен мирза», Ф.Бурнаш) рольләрен әзерли һәм башкара.

1932–1934 елларда Казан, Чистай, Әстерхан татар театрларында эшли.

1934 елда Мәскәүдәге Татар опера студиясенә укырга керә, аны тәмамлаганнан соң, Татар опера һәм балет театры актеры һәм режиссеры була.

Режиссер-репетитор буларак, 1939–1949 елларда опера спектакльләре куюда катнаша, Н.Җиһановның «Илдар» операсын (В.М.Бебутов белән берлектә), У.Хаҗибәковның «Аршин мал алан» музыкаль комедиясен куя.

Н.Җиһановның «Ирек» операсы либреттосының һ.б.ның авторы.

1953 елда Татар академия театры труппасына күчә, анда шактый гына характерлы рольләр башкара: Морат («Рәйхан», Н.Исәнбәт), Йосыпов («Минем хатын», М.Әмир), Гарвасий («Мартын Боруля», И.К.Карпенко-Карый), Миллер («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер), Кент («Король Лир», У.Шекспир).

1961 елдан Татар филармониясенең баш режиссеры.

Әдәбият

Илялова И. Г.Камал театры артистлары = Артисты театра им. Г.Камала. Казань, 2005.

Татарский академический театр оперы и балета им. М.Джалиля. Казань, 1994.

Автор –И.И.Илялова