Эчтәлек

ТР Милли китапханәсенең балта рәшәткәләре (Ушкованың элеккеге йорты). ХХ гасыр башы

Металл. Келәм. Казан

Рус тимерчелек кәсепчелегенең тарихи яктан формалашкан үзәгендә — Казан губернасы Чабакса авылында Россия Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының сәнгать-сәнәгать учреждениеләре турындагы Нигезләмәсе, губерна земствосы Уставы һәм 1910 ел 16 гыйнвар җыены карары нигезендә 1910 елда ачыла. Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының уку-укыту бүлеге карамагында була; гомуми җитәкчелек, уку-укыту һәм хезмәт эшчәнлегенә күзәтчелек итү Казан земствосына, аның попечительләр комитетына (рәисе һәм һөнәри белем бирү бүлеге мөдире Н.С.Теренин; әгъзалары — А.А.Мельников, А.Н.Боратынский, җирле вак һөнәрче Е.П.Фёдоров) йөкләнә.

ТР язучылар берлеге бинасы янындагы декоратив рәшәткә (М.Оконишниковның элеккеге йорты). ХХ гасыр башы

Металл. Келәм. Казан

Остаханә җирле һөнәрчеләрнең сәнгати белемнәрен күтәрергә, нәфис чүкеп ясау техникасын яңарту һәм камилләштерүдә ярдәм итәргә тиеш була. М.И.Завалишин проекты буенча махсус төзелгән бинада урнаша. Остаханә белән Казан сәнәгать училищесен тәмамлаган А.И.Павлов идарә итә, ул бер үк вакытта һөнәри технология һәм арифметика укыта. Укытучылар — В.П.Зефиров (технологик рәсем, иҗади рәсем, акварель, натурадан рәсем ясау, стильләштерү, орнамент тарихы), Н.Д.Болтунов, П.О.Безсонов (гамәли сәнгать буенча рәссамнар), А.П.Волков (нәфис чүкү). Укырга 12–20 яшьлекләр кабул ителә. Өч еллык уку курсы сәнгать буенча гомуми белем бирүне һәм тимерчелек-слесарьлык технологиясен үзләштерүне үз эченә ала. Уку тәмамланганнан соң оста ярдәмчесе дәрәҗәсе, ә 3 елдан, мөстәкыйль эш турында хисап тапшырылган очракта, оста дәрәҗәсе бирелә. Кайберәүләр алга таба укуларын Екатеринбургтагы сәнгать-сәнәгать, Мәскәүдәге Строгонов училищеләрендә дәвам иттерә.

Ваза аскуймасы. ХХ гасыр башы

Металл. Келәм. Татарстан Республикасы Милли музее

Остаханәдә кече формадагы архитектура детальләре — бизәкле рәшәткәләр, кронштейннар һәм зиннәтле чатырлар, флаг тоткычлар, чәчәк өстәлләре, аерым алганда, Казандагы Дәүләт банкының төп баскычы өчен култыксалар һәм фонарьлар эшләнә, император Александр II гә һәйкәл коела. Остаханә 1912–1913 елларда Петербургта 2 нче Бөтенроссия вак һөнәрчелек сәнәгать күргәзмәсендә катнаша, анда «рус стилендәге» шәмдәлләр, кара савытлары, 2 рәсемнәр альбомы, остаханә эшчәнлеге турында фоторәсемнәр күрсәтелә. Мактау бәяләмәсе белән бүләкләнә. Беренче бөтендөнья сугышы башлану һәм гамәли әйберләр эшләүгә күчү сәбәпле, остаханәнең уку-укыту юнәлешле эшчәнлеге туктатыла.

1917 елдан соң бетерелә.

Әдәбият     

Отчёт о деятельности кузнечно-слесарной художественно-ремесленной мастерской в с. Чебакса за 1912–13 уч.г. К., 1913; 

Отчёт о деятельности кузнечно-слесарной художественно-ремесленной мастерской в с. Чебакса за 1914–15 уч.г. К., 1915; 

Ключевская Е.П. Искусство народное и профессиональное: К проблеме взаимодействия в художественной культуре Поволжья XIX–XX вв. // Из истории татарского народного искусства: Сб. статей. К., 1995.

Автор — Е.П.Ключевская