- РУС
- ТАТ
Татарстан Республикасы муниципаль районы
Татарстан Республикасының төньяк-көнбатышында урнашкан, Казан, Татарстан Республикасының Биектау, Югары Ослан, Кайбыч районнары, Чуаш һәм Мари Республикалары белән чиктәш.
Оештырылу вакыты – 1938 елның 4 августы.
Район үзәге – Зеленодольск шәһәре.
Мәйданы – 1439,7 кв.км.
Халык саны 2018 елга – 165681 кеше.
Милли состав:
Торак пунктлар саны – 106.
1920 елга кадәр район территориясе Казан губернасының Казан өязенә керә, 1920–1927 елларда − ТАССРның Арча кантонына, 1927–1938 елларда Казан авыл районына һәм Дөбъяз районында.
Башта Юдино районы дип йөртелә, үзәге − шәһәр тибындагы Юдино поселогы. Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә.
1940 елда район мәйданы — 953 кв.км, халкы — 62,5 мең кеше, 24 авыл советы, 120 торак пункт була.
1958 елның 16 июлендә район үзәге шәһәр тибындагы Юдино поселогыннан Зеленодольск шәһәренә күчерелгәч, Зеленодольск районы дип үзгәртелә.
1960 елда район 709,2 кв.км җир били, 2 поселок һәм 10 авыл советын, 71 торак пунктны берләштерә.
1963 елның 1 февралендә ТАССРда административ берәмлекләрне эреләндерү сәбәпле, Яшел Үзән районына Югары Ослан, Дөбъяз, Норлат районнары, Биектау районының бер өлеше кушыла. Районның мәйданы — 3957 кв.км, халык саны — 135,3 мең кеше, 58 авыл советы, 337 торак пункт исәпләнә.
1965 елның 12 гыйнварында республикада административ-территориаль бүленеш үзгәрү сәбәпле, Яшел Үзән районының мәйданы — 1475 кв км, халык саны — 71,5 мең кеше, 22 авыл советы, 122 торак пункт керә. Шул ук вакытта район составында элеккеге Норлат районы да кала.
2018 елда район мәйданы − 1439,7 кв.км, халык саны – 165298, шул исәптән руслар – 51,4%, татарлар – 43,5%, чуашлар – 2,6%, марилар − 0,7 %, халыкның урнашу тыгызлыгы − кв.км га 114 кеше.
Шәһәр халкы өлешенә 75,34% туры килә.
Район составында шәһәр һәм 21 авыл җирлегенә берләштерелгән 106 торак пункт керә; шәһәр җирлекләре: Зеленодольск, шәһәр тибындагы Васильево, Карамалы Тау (шулай ук Олы Ходяш, Бритвино, Мизиново, Исак, Кече Йорт, Протопоповка, Рус Шырданы, Улитино авыллары, Луговой, Кече Ходяш, Ходяш тимер юл разъезды поселоклары керә) поселоклары, авыл җирлекләре:
Зеленодольск районы территориясе Көнчыгыш-Европа платформасының Идел-Урал антеклизасындагы Казан-Киров бөгелешенең үзәк өлешендә урнашкан. Тектоник төзелештә 2 структур катны билгелиләр: аскы – кристаллик нигез һәм өске – утырма каплам.
Бөтен җирдә Пермь системасы Биармия бүлегенең Казан ярусы токымнары таралыш алган. Токымнар елга үзәннәрендә һәм ерым сөзәклекләрендә җир өслекләренә чыгалар, зур ачылмалары Иделнең уңъяк ярында күзәтелә. Түбән Казан асъярусы карбонатлы-терриген формацияләр – доломитлар, известьташлар, мергель һәм балчык катламнары белән комташлардан гыйбарәт. Токымнарның калынлыгы− 50 м дан 80 м га кадәр. Югары Казан асъярусы төзелешендә карбонатлы токымнар җыелмасы – алевролит-балчыклы токымнар катламы белән бүленгән известьташлар һәм доломитлар өстенлек итә. Асъярус утырмаларының гомуми калынлыгы 50 м дан 80 м га кадәр үзгәрә.
Субүләр участокларда һәм елга үзәннәре сөзәклекләрендә җир өслегенә татар бүлеге токымнары чыга. Киселешнең аскы өлешендә алар мергель, балчык, гипс, комташ һәм известьташ катламнары белән доломитлардан гыйбарәт, өске өлештә кызыл төстәге комташлар, балчыклар, алевролитлар, известьташ һәм доломит катламлы мергельләр өстенлек итә. Токымнарның гомуми калынлыгы 180 м дан 220 м га кадәр җитә.
Тугай өсте террасалары литологик чуар составлы борынгы аллювийдан тора. Киселешнең өске өлешендә вак бөртекле комнар, аскы өлештә – составында вак чуерташ һәм чуерташ булган эре бөртекле комнар өстенлек итә. Комнар катламында балчык, комсыл балчык һәм балчыксыл ком линзалары очрый.
Идел елгасының юлын һәм тугаен − комнар һәм вак чуерташ-чуерташ кушылмасы, кече елгалар үзәннәрен комсыл балчык, балчык һәм торф, ком, ләм линзалары белән балчыксыл комнар төзи.
Тугай өсте террасаларында 5−10 м калынлыктагы вак бөртекле, юылган комнардан гыйбарәт калкулыклар һәм тау тезмәләре барлыкка китерүче эол утырмалары таралган.
Зеленодольск районы территориясе Идел елгасы үзәне белән уңъяк һәм сулъяк яр өлешләренә бүленә, алар төрле ландшафтлы-географик зоналарда урнашкан, бу исә үз чиратында климатта, туфрак капламында, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясында аермаларны тудыра.
Районның уңъяк яр өлеше Зөя елгасы бассейнының сулъяк яры һәм түбән агымы буйлап Идел буе калкулыгының төньяк-көнчыгышында урнашкан. Җир өслеге Зөя елгасы үзәненә таба − көнбатыштан көнчыгышка гомуми авышлык белән калкулыклы тигезлектән гыйбарәт. Өстенлек итүче биеклекләр 70−100 м тәшкил итә. Иң зур абсолют биеклекләр төньяк-көнбатыш кырыйда 200 м га җитә.
Зөя кушылдыклары – Гөбенә, Әрә, Буа, Сәкел территорияне аерым субүләрләргә (плато) бүлә. Субүләрләрнең сөзәклекләре ерым-сызалар системасы белән нык кына ергаланган һәм шуышма формалар белән катлауланган.
Районның сулъяк яр өлеше Иделнең борынгы террасаларының яхшы үсеш алган киртләчләре белән авыш тигезлектән гыйбарәт. Абсолют биеклекләр 60 м дан 150 м га кадәр билгеләнә. Беренче тугай өсте террасасы сусаклагыч сулары өсте биеклегеннән 6−7 м га күтәрелә һәм чагыштырмача тигез рельеф хасил итә.
Икенче тугай өсте террасасы дюналы-калкулы рельефка ия, күп кенә урыннарда “коры елга” үзәннәре, сызалар, ерымнар белән тармакланган. Өченче тугай өсте террасасы икенчесеннән 5−6 м га биеккәрәк күтәрелә, аның өслеге тигезләнгән, берничә зур ерым белән ергаланган. Рельефның карстлы һәм суффозияле формалары яхшы үсеш алган.
Иделнең дүртенчел чор көлсу туфраклы тугай өсте террасаларында Идел-Кама саклаулыгының ылыслы-киң яфраклы карт урманнары урнашкан.
Зеленодольск районындагы каты файдалы казылмаларның минераль-чимал базасы үз эченә балчыксыл чимал, төзелеш комы, карбонатлы һәм комсу-вак чуерташ токымнарын, шулай ук “Остров Золотой” пыяла һәм форма ясагыч ком чыганакларын ала. Чыганакларның шактый өлеше зур булмаган тирәнлектә (беренче ун метр) ята һәм ачык ысул белән (карьер) эшкәртелә. Ком һәм комсу-вак чуерташ кушылмалары елгаларның юлларында һәм тугай өлешләрендә урнашкан һәм гидромеханикалаштырылган ысул белән үзләштерелә.
Карашәм карбонатлы токымнар чыганагы, Мулла Иле кирпеч балчыклары чыганагы, “Улитино-Курочкино”, Өтәк, Мостовой, Карамалы, Кавали, Карамалы Тау, Маевка төзелеш комы чыганаклары эшкәртелә.
Районның сулъяк яр өлеше уртача-континенталь климат зонасында урнашкан, чагыштырмача дымлы һәм салкынча җәй, уртача салкын һәм карлы кыш белән Кама алды климат зонасына карый. Районның уңъяк яр өлеше уртача-континенталь климат зонасында урнашкан, чагыштырмача дымлы һәм җылы җәй, салкынча һәм уртача карлы кыш белән Идел алды климат зонасына карый.
“Вязовые” метеостанциясе мәгълүматларына караганда, 1966−2004 елларда һаваның уртача еллык температурасы 4оС тәшкил итә. Елда иң суык ай – уртача айлык температура −11,9оС белән гыйнвар, иң җылы ай – июль (19,7оС). Экстремаль температулар шулай ук бу айларда күзәтелә һәм тиңдәшле рәвештә −45,1оС һәм 35,5оС ка тигез.
Атмосфера явым-төшемнәренең уртача еллык күләме 467 мм тәшкил итә, шуның 322 мм ы җылы чорга карый. Явым-төшемнәрнең иң зур күләме − июль аена (61 мм), иң азы март аена (20 мм) туры килә.
Тотрыклы кар капламы ноябрьнең икенче ункөнлегендә барлыкка килә, 144−146 көн ята һәм апрельнең беренче ункөнлегендә эреп бетә. Кар капламының уртача биеклеге 35 см (19−65 см чикләрендә). Кар капламында су запасы уртача 109 мм тәшкил итә (42−240 мм).
Елның суык чорында − көньяк (23%) һәм көньяк-көнбатыш (19%), җылы чорда төньяк-көнбатыш (21,4%) җилләр өстенлек итә. Җилнең уртача еллык тизлеге – 4,3 м/с.
Гидрографик челтәр районның уңъяк яр өлешендә Идел (Куйбышев сусаклагычы), Зөя елгалары һәм аның кушылдыклары һәм сулъяк яр өлешендә Сумка елгасы, күлләр һәм сазлыклардан гыйбарәт. Район территориясендә елга челтәренең озынлыгы 252 км тәшкил итә, аның уртача тыгызлыгы – 0,17 км/кв.км.
1955 елда Тольятти шәһәре янында Иделдә Волжск гидроэлектр станциясе плотинасы кору нәтиҗәсендә Куйбышев сусаклагычы барлыкка килә. 1957 елда су белән тутырыла. Гадәти этем сулары биеклеге – 53 м, су өслегенең мәйданы – 6450 кв.км. Сусаклагычның озынлыгы − Идел буйлап 510 км һәм Кама буйлап 280 км, уртача тирәнлеге – 9,3 м, иң зур тирәнлеге − 38−41 м. Яр буе линиясенең гомуми озынлыгы – 2604 км, шуның 1392 км ы − Татарстан Республикасы, 209 км ы Яшел Үзән районы чикләрендә.
Зөя елгасы – Иделнең уң кушылдыгы (Куйбышев сусаклагычы, Зөя култыгы). Елганың озынлыгы 377 км (ТР чикләрендә – 161 км, Яшел Үзән районы чикләрендә – 60 км), гомуми су җыелу мәйданы 16,9 мең кв.км га тигез. Елга күпсанлы тирән ерымнар һәм сызалар белән нык ергаланган асимметрияле калкулыклы тигезлектән ага, бик бормалы. Тугайда элеккеге елга юлында сакланып калган күлләр һәм кечкенә култыклар күп.
Зөянең райондагы иң зур кушылдыклары – Гөбенә, Әрә, Буа, Сәкел. Елга челтәренең тыгызлыгы – 0,29−0,48 км/кв.км. Зөя тамагында суының еллык чыгымы 788 млн куб.м. тәшкил итә. Иделдә су биеклегенең күтәрелүе нәтиҗәсендә Зөянең тамак өлешендә 75 км да этем сулары барлыкка килә. Елганың түбәнге агымы суднолар йөрү өчен уңайлы, балыкларга бай.
Гөбенә елгасы – Зөянең сул кушылдыгы, башланган урыны районнан читтә, Чуаш Республикасында урнашкан. Озынлыгы 165 км, район чикләрендә 40 км. Су җыелу мәйданы – 2480 кв.км. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы чыгымы 1,5 куб м./с. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,48 км/кв.км.
Зөя, Гөбенә, Әрә елгаларының су режимы тугайларны басып китүче көчле язгы ташу; зур булмаган аерым ташкыннар белән үзгәреп китүче җәйге-көзге саегулар, һәм тотрыклы кышкы челләләр белән характерлана.
Районның сулъяк яр өлешенең көньягы Иделнең сул кушылдыгы Сумка елгасы белән дренажлана, ул исә агымлы Бело-Безводный (Ак күл), Раифа, Ильинка күлләре аша ага. Раифа күленә Карабалык күле аша агучы Сер-Болак елгасы коя. Сумка елгасының түбән агымы Куйбышев сусаклагычының этем сулары астында калган.
Районның төньяк өлешендә Вятка увалының көньяк чигеннән Питиал елгасы (Илләт елгасының сул кушылдыгы) ага, югары һәм урта агымыннары участоклары урнашкан. Елганың озынлыгы 52 км, су җыелу бассейнының мәйданы – 483 кв.км.
Елгаларда боз хасил булу уртача 3−10 ноябрьләргә туры килә, тоташ боз капламы 13−22 ноябрьдә ята. Бозның иң зур калынлыгы 70 см га җитә. Боз кату 130−150 көн, бозлану күренешләре чоры белән 150−180 көн дәвам итә.
Район территориясендә гомуми су өслеге мәйданы 460 га дан артык булган 360 тан артык күл исәпләнә. Сазлыклар 816 га били. Идел үзәнендә, аеруча уңъяк ярында, карбонатлы-сульфатлы токымнар яткан урыннарда, упкын бүрәнкәләре формасындагы карст чагылмалары үсеш алган.
Районның туфрак капламы күптөрле. Уңъяк яр өлешендә урман-дала туфраклары ята. Авыл хуҗалыгы җирләренең 46,8% ын биләүче соры урман туфраклары, һәм көлсуланган һәм селтесезләнгән кара туфраклар (10,5%) өстенлек итә.
Аксыл-соры урман туфраклары Буа – Сәкел елгалары арасында киң таралган. Уртача балчыклы гранулометрик составлы туфраклар җиңелчә юылган. Соры урман туфраклары Әрә-Буа субүләрендә, шулай ук Гөбенә-Әрә субүләренең көнбатыш яртысында таралганнар. Зөягә таба авыш сөзәкле субүләрнең көнчыгыш өлешен кара туфраклар кушылмасы белән кара-соры урман туфраклары били.
Известьле токымнар чыккан урыннарга кәсле-карбонатлы туфраклар, нигездә, типик һәм селтесезләнгән, авыр балчыклы туфраклар туры килә. Зөя һәм аның кушылдыклары үзәнендә югары гумуслы болын-кара туфраклары таралган.
Районның сулъяк яр өлеше урман зонасында урнашкан. Территориянең шактый өлешен урман формацияләре тәшкил итә. Кәсле-көлсу туфраклар өстенлек итә. Алар, башлыча, биек тигез участокларда плакор участокларда һәм авыш сөзәклекләрдә таралганнар. Иделнең беренче һәм икенче тугай өсте террасаларында комсыл һәм комлы төрчәләре урын алган. Туфраклар структурасыз, составында гумус, азот, фосфорның күләме аз.
Районның төньяк өлешендә делювиаль утырмаларда аксыл-соры авыр балчыклы урман туфраклары формалашкан. Сумка елгасы бассейнында рельеф түбәнлекләрендә артык дымлылык шартларында туендырылган аллювиаль кәсле туфраклар очрый.
Районның уңъяк яр өлеше өчен урман-дала зонасы үсемлекләре хас. Нигездә, сәрдәле, төкле күрәнле, сырмавыклы киң яфраклы имән һәм юкә-имән урманнары таралган. Беренче яруста имән, икенче яруста күләгәгә чыдамлырак токымнар – юкә, өрәңге, элмә, карама очрый; куаклыкта – кабар агачы, чикләвек куагы, урман һәм татар зелпесе, мурт эт шомырты; үлән капламында – күбесенчә кыяклылар һәм эфемероидлар үсә.
Территориядә урманнар тигез таралмаган. Аеруча зур урман массивлары Кайбыч урманчылыгының Күгәй (имән, усак, каен өстенлек итүче яфраклы урман), Зөя һәм Чулпан (Зөя һәм Гөбенә үзәннәрендәге комлы һәм комсыл туфракларда үсүче нарат урманнары) участок урманчылыкларында тупланган. Җирләрнең шактый өлеше сукаланган.
Елга тугайларында, ерым сөзәклекләрендә һәм сызаларда солычалы дала-төрле үләнле һәм төрле үләнле- кырчыллы болыннар сакланган.
Районның сулъяк яр өлешендә сирәкләнгән мүк капламлы нарат урманнары өстенлек итүче урман үсемлекләре тибы булып тора. Көньяк-көнчыгышта киң яфраклы токымнар катнашы белән усак һәм каен урманнары үсә. Төньяк өлештә Сумка һәм Питиал елгаларының субүләр киңлекләрен киң яфраклы токымнар һәм чыршы катнаш имән һәм юкә-имән урманнары били.
Идел-Кама табигать саклаулыгының Раифа участогы территориясендә тайга, ылыслы-киң яфраклы һәм киң яфраклы табигать асзоналрының төп формацияләре очрый, Россиянең Европа өлешендәге барлык урман зонасының киңлек зоналылыгы имитацияләнә.
Район территориясенең урманлылыгы 25,8% тәшкил итә. 1960 елдан Зеленодольск тәҗрибә урман хуҗалыгы эшли.
Болын үсемлекләре капламы составында солычалы дала-төрле үләнле төрләр өстенлек итә. Уйсу сазлыклар, нигездә, чәчбай-күрәнле ассоциацияләрдән тора. Район территориясендә көпшәле үселекләрнең 1429 төре исәпләнә. Республика районнары арасында төр төрлелеге коэффициенты иң югары һәм 1,0 тәшкил итә.
Хайваннар дөньясы тереклек итү формаларының төрлелеге һәм төр байлыгы белән характерлана.
Кимерүчеләр күп: урман һәм сары муенлы тычканнар, җирән йомран, кыр тычканнары, әрлән, очкалак тиен, гади тиен, елга кондызы; уңъяк яр өлешендә йомраннар һәм байбаклар бар. Елга һәм күл имезүчеләреннән җофар, су күсесе, ондатра, елга кондызы, Америка чәшкесе яши. Бөҗәк белән тукланучылардан гади керпе, сукыр тычкан, җир тычканы, кулканатлылардан төн ярканатлары, көрән озын колаклы ярканат, зур ярканат, ике төсле күнканат яши.
Җәйге чорда фауна: ачык (тургайлар, бытбылдык, күк карга, болын купшысы, кыр һәм дала карчыгалары, торымтай,тавышлы каракош, шөпшәашар) һәм су яны (шөлдиләр,кугычлар, кашкалак, камыш чыпчыклары, челән, күлбогалар, саз карчыгасы) киңлекләре өчен хас булган, суда йөзүче (ак маңгайлы каз, сыбызгы чүрәкәй, кыр үрдәге, соры үрдәк, кызыл башлы чумгалак үрдәк, ала чумгалак, чомга, акчарлаклар, крачкалар) күптөрле кош төрләренә бай. Сезонлы миграция вакытында сусаклагычның сай сулыкларында соры торна туктый.
Район герпетофаунасында 16 төр исәпләнә (соры гөберле бака, кикрикле тритон, бакыр кәлтә, гади кара елан, тузбаш һәм башкалар).
Куйбышев сусаклагычының ихтиофаунасы 48 төрне үз эченә ала. Корбан балык, чабак, синец, густера, кәлчәк, табан балык, сазан, судак, алабуга, бёрш, чуртан, җәен, налим кәсепчелек объектлары булып тора.
2020 еллар башына Зеленодольск районының табигать-саклаулык фонды 14 686,13 га (район территориясенең 10,5% ы) тәшкил итә.
Саклаулыкның Раифа участогы һәм “Зөя” табигать тыюлыгы ландшафтның эталон участоклары буларак, ЮНЕСКОның “Кеше һәм биосфера” (МАБ) программасының Халыкара координация советы президиумы карары белән оештырылган Зур Идел-Кама биосфера резерватының (“Raifa−forest”) кластер участоклары булып торалар (2005 ел).
Идел-Кама саклаулыгы 1960 елда оештырыла. Раифа участогы 60−128 м абсолют биеклек билгеләре белән Идел елгасының урта һәм түбән дүртенчел чор террасаларында урнашкан. Мәйданы − 5921,2 га. Биредә Россиянең Европа өлешендәге урта полосада үсүче иң карт нарат, чыршы, юкә һәм имән урманнары (200−250 еллык) урнашкан.
Ареалларының көньяк чигендә тереклек итүче үсемлек һәм хайваннарның арктобореаль төрләре коплексы белән торф мүкле сазлыклар, үләнле сазлыклар, кара зиреклекләр, вак яфраклы урманнар, коры үзәнле һәм уйсулык болыннары таралганар.
Саклаулык территориясеннән 2 инеш ага, башлыча, суффозия-карст күренешләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән 8 күл урнашкан; иң зурысы – Раифа күле – мәйданы 30 га һәм тирәнлеге 20 м. Көпшәле үсемлекләр − 725, мүкләр −190, суүсемнәр − 560, лишайниклар – 210, гөмбәләр − 900 гә якын, имезүчеләр − 52, кошлар − 170, рептилияләр − 6, амфибияләр − 10, балыклар − 17, умырткасызларның 3000 нән артык төре ачыкланган. Шуларның ТРның Кызыл Китабына кертелгәннәре: үсемлекләр – 96, гөмбәләр – 22, хайваннар 89 төр.
Саклаулык табигате музее оештырылган, 1921 елда дендрарийга нигез салына. Раифа күле яры буенда Раифа Богородица монастыре архитектура ансамбле урнашкан.
“Зөя” табигать тыюлыгы 1998 елда оештырыла. Зөя һәм Идел елгалары арасындагы, Зөя елгасы дельтасының су баса торган сулъяк яр тугаеның ландшафтлы табигать комплексыннан гыйбарәт. Мәйданы – 12656,26 га. Көпшәле үсемлекләрнең 500 дән артык, балыклар – 48, сөйрәлүчеләр һәм җир-су хайваннары – 16, кошлар – 120, имезүчеләрнең 42 төре исәпләнә.
Сирәк һәм юкка чыга баручы үсемлек: тармаклы наратбаш, йөзгәләк сальвиния, ап-ак төнбоек, дарулы песи борчагы; хайван төрләре: тупалакбаш, гади подуст (түбәнавыз), соры гөберле бака, сырлач сыртлы тритон, бакыр кәлтә (җизбаш), гади кара елан, зур күлбога, күлбога, ысылдык аккош, балыкчы карчыга, кыр һәм болын карчыгалары, бөркет, елга каракошы, дала лачыны, соры торна, яңгыр чыпчыгы, саескан-шөлди, үлән шөлдие, зур шөлди, зур саз шөлдие, зур шөлди, акчарлак, колаклы һәм саз ябалаклары, йорт ябалагы, һөдһөд, күк карга, сары корташар, гади яр чыпчыгы, ак песнәк очрый.
“Шура” табигать зоология тыюлыгы көньяк тайга һәм катнаш урманнар экосистемасын саклау, андагы хайваннар дөньясының санын торгызу максатыннан 2019 елда билгеләнә. Яшел Үзән районы территориясендә аның участогы Зеленодольск шәһәреннән төньяктарак, югары Идел террасасы өлешен алып тора һәм Татарстан белән Мари Республикасы чигенә тоташа. Төп урман барлыкка китерүче токым – нарат, аерым чыршылык участоклары.
“Ильинка сызасы” табигать истәлеге 1981 елда билгеләнә. Ильинский авылыннан көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Мәйданы – 28,9 га. Үрге сазлыкларга һәм торф мүкле йөзмә “үлән-утрауларга” хас булган биоценозлар комплексыннан гыйбарәт.
Үз ареалларының көньяк чиге янындагы үсемлекләрнең арктобореаль төрләр комплексы (җиңсәле мамыкбаш, күп яфраклы акчыл, гади мүк җиләге, түгәрәк яфраклы чык үләне, Лапландия талы, филика яфраклы тал), шулай ук саз сәхләбчәләренең сирәк төрләре (өчкә бүленгән каекчәчәк һәм саз гаммарби үләне) белән йөзмә “үлән-утрауларның” күрәнле-торф мүкле, куакчыл-торф мүкле һәм торф мүкле-каен (бөдрә каен) бергәлекләре. ТРның Кызыл китабына кертелгән башка төрләрдән чукмарсыман плаун, розмарин яфраклы тал, гади кызыл чатыр, саз шейхцериясе, йомры башлы сазлавык уты үсә.
Бело-Безводный авылы янындагы Ак күл табигать истәлеге булып 1978 елда билгеләнә. Күл озынча формада, карст күренешләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән, агымлы, Сумка елгасының урта агымында урнашкан. Мәйданы – 7,06 га, озынлыгы – 564 м, иң зур киңлеге – 180 м, уртача тирәнлеге – 2 м, иң зур тирәнлеге – 4 м, суының күләме – 300 мең куб.м.
Упкын күле 1978 елда билгеләнә, Улитино авылыннан төньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Субүләр күл, озынча түгәрәк формада, карст күренешләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Мәйданы – 0,29 га, озынлыгы – 50 м, иң зур киңлеге – 30 м, уртача тирәнлеге – 5 м тирәсе, иң зур тирәнлеге – 7 м, суының күләме – якынча 6 мең куб.м. Туенуы җир асты сулары исәбенә, тотрыклы.
Рус-Мари Кавалы күле 1978 елда билгеләнә, шул ук исемдәге авыл янында. Күл субүләр, карст-суффозия күренешләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән, озынча борылма формада. Мәйданы – 7,9 га, озынлыгы – 600 м, иң зур киңлеге – 180 м, уртача тирәнлеге – 6 м тирәсе, иң зур тирәнлеге – 20 м, суының күләме – якынча 400 мең куб.м. Туенуы катнаш – атмосфера явым-төшемнәре һәм грунт сулары исәбенә.
Сабакай күле 1978 елда билгеләнә, Улитино авылыннан төньяк-көнчыгыштарак. Субүләр күл, түгәрәк формада, карст күренешләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Мәйданы – 0,21 га, озынлыгы – 30 м, иң зур киңлеге – 30 м, уртача тирәнлеге – 2 м тирәсе, суының күләме – якынча 4 мең куб.м. Туенуы җир асты сулары исәбенә, тотрыклы.
Кара күл 2019 елда билгеләнә, Ивановский авылыннан төньяк-көнбатыштарак Сумка елгасы бассейнының уңъяк яр өлешендә урнашкан. Күл казанлыгы карст-суффозия процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән, сузынкы, озынча түгәрәк диярлек формада. Мәйданы – 1,33 га, озынлыгы – 212 м, иң зур киңлеге – 101 м, уртача тирәнлеге – 2 м, суының күләме – якынча 27 мең куб.м. Туенуы катнаш –җир асты сулары һәм атмосфера явым-төшемнәре исәбенә.
“Сумка соры челән колониясе” табигать истәлеге 1983 елда билгеләнә. Сумка елгасының көнбатыш ярында, Куйбышев сусаклагычына койган урында, шәһәр тибындагы Васильево поселогыннан көнчыгыштарак урнашкан. Мәйданы – 100,3 га. 1977 елдан билгеле. Оялары наратларда урнашкан (бер агачта 13 кә кадәр оя). Оя коручы челәннәрнең саны 300−400 пар тәшкил итә. Башка кошларның да 36 төре билгеләнгән.
1981 елда ерым-сызалар системалары:“Никольский” (Никольский авылыннан көньяк-көнбатыштарак, Питиал елгасы үзәненең сулъяк сөзәклегендә; мәйданы – 34,98 га), “Фәхри яры” (Олы Җәке авылыннан көньяк-көнчыгыштарак, Питиал елгасы үзәненең сулъяк сөзәклегендә; мәйданы – 15,72 га), “Кишәнгер” (Олы Җәке авылыннан төньяктарак, Питиал елгасы үзәненең уңъяк сөзәклегендә; мәйданы – 69,15 га) табигать истәлеге булып билгеләнә. Ерым һәм сызаларның террасаланган сөзәклекләрендә барлыкка килгән урман-болын комплексларыннан торалар, бу исә туфрак эрозиясен тутатырга мөмкинлек бирә. Күп кенә хайван төрләре өчен урман участоклары саклагыч станция ролен уйный.
Зеленодольск районында сәнәгать бюджет барлыкка китерүче төп тармак булып тора.
Иң эре сәнәгать предприятиеләре Зеленодольск шәһәрендә (“А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы”, “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе”, “Зеленодольск проектлаштыруу-конструкторлык бюросы”, “ЭРА” Зеленодольск предприятиесе”, “Зеленодольск фанера заводы”, “Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты” акционерлык җәмгыятьләре, “Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе” акционерлык җәмгыяте филиалы Зеленодольск машина төзү заводы, “Идел буе фанера-мебель комбинаты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять) һәм шәһәр тибындагы Васильево поселогында (“Васильево пыяла заводы, “Васильево икмәк заводы” акционерлык җәмгыятьләре) урнашкан.
Авыл хуҗалыгы “Кызыл Шәрык Агро”, “Ак Барс холдинг” (шул исәптән кошчылык комплексы белән) акционерлык җәмгыятьләре, “Майский” теплица комбинаты”, “Залесный” агрофирмасы”, “Ягодная долина” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр һәм башкалардан гыйбарәт.
2020 елда Зеленодольск районы территориясендә 12 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 30 дан артык крәстиян фермер хуҗалыгы һәм 12,9 мең шәхси йорт яны хуҗалыгы исәпләнә.
Авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы − 70,3 мең га, шул исәптән сөрүлек җирләр 52,1 мең га (2019) тәшкил итә. Сабан һәм көзге бодай, көзге арыш, арпа, солы, бәрәңге, яшелчәләр игелә.
Төп терлекчелек тармаклары – сөт-ит терлекчелеге, кошчылык, умартачылык.
Зеленодольск районы территориясеннән Мәскәү−Казан, Ульяновск−Зөя, Зеленодольск−Йошкар-Ола, Зеленодольск−Волжск тимер юллары, Казан−Түбән Новгород (“Волга” М7 федераль трассасының бер өлеше) автомобиль юллары уза.
Зеленодольск янында Романов тимер юл күпере, Идел аркылы Зеленодольск−Карамалы Тау автомобиль кичүе эшли.
Социаль өлкәдә:
Район газеталары: “Подсолнух” (1997 елдан) һәм “Золотое время” (2012 елдан) кушымталары белән ”рус телендә “Зеленодольская правда” (1964 елдан, 1929 елдан – “Пресс”, 1935 елдан – “Зеленодольский рабочий”), татар телендә “Яшел Үзән” (1995 елдан, 1929 елдан “Пресс” газетасының татарча варианты, 1933 елдан – мөстәкыйль “Зеленодол эшчесе”, 1960 еллар уртасыннан – “Идел ягы” дубляжы). “Зелёный Дол” мәгълүмат үзәге (“Зелёный Дол” телекомпаниясен (эфирда 1991 елдан), “Наш Зеленый Дол. Зеленодольск” газетасын (1994 елдан) берләштерә), һәм башка гомум мәгълүмат чаралары эшли.
Зеленодольск районы территориясендә, күбесенчә, Иделнең сулъяк яр өлешендә мезолит, неолит дәверләре, бронза гасыр, Имәнкискә культурасы, Болгар һәм Алтын Урда чорына караган 100 гә якын археология истәлеге табыла.
Район:
Район белән рәссам К.А.Васильевның тормышы тыгыз бәйләнгән.
Юкка чыккан торак пунктларда туган күренекле кешеләр: Н.Н.Алтынов (1924, Осоко-Кавали авылы — 1997) — Бөек Ватан сугышында катнаша, танк йөртүче, Советлар Союзы Герое, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары кавалеры;
М.Е.Колчанов (1923, Осоко-Ковали авылы — 1972) — Бөек Ватан сугышында катнаша, Советлар Союзы Герое, Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары кавалеры.
Район үсешенә зур өлеш керткән җитәкчеләр арасында:
Абдюшев К. Карашәм. Казан, 1978. 68 б.
Абрамов Г. Родники вы мои, родники... // Республика Татарстан. 2001. 8 сент.
Абрамова Е.В. Дорогие мои земляки. Казань, 2002. 143 с.
Архипов В.А. Осиновские страницы: Хроника. События. Факты. Казань, 2002. 352 с.
Ахунова Н. «Айша» – как много в этом звуке...» // Идель. 2003. № 7. С. 14–15.
Большому кораблю – большое плавание / Под ред. Н.Ш. Нагуманова. Казань, 2010. 215 с.
Бондаревская О. Вся правда о Зеленодольске // Татарстан. 2017. № 10. С. 30–33.
Вафина Т. Бакырчи. Чтоб все так жили! // Татарстан. 2017. № 9. С. 92–93.
Вафина Т. Белобезводное: страна непуганных жэушников // Татарстан. 2012. № 6. С. 94–95.
Вафина Т. Большой Кульбаш: все по-большому // Татарстан. 2012. № 10. С. 102–103.
Гадельшина Г. Потомки Ваисовых трудностей не боятся // Республика Татарстан. 2006. 4 февр.
Гайнетдинов А. Яшел Үзән районы эпиграфик истәлекләре. Казан, 2019. 225 б.
Ганина Л. Собиратель старины // Республика Татарстан. 1998. 28 нояб.
Гарипова Ф. Авыллар һәм калалар тарихыннан: 2 җилд. Казан, 2001–2003.
Гарипова Ф. Авылларыбыз тарихы: Айдар авылы // Казан утлары. 2007. № 12. Б. 137–139.
Гарипова Ф. Авылларыбыз тарихы: Акъегет // Казан утлары. 2012. № 4. Б. 154–155.
Гарипова Ф. Авылларыбыз тарихы: Җəке авыллары // Казан утлары. 2007. № 10. Б. 164–167.
Гарипова Ф. Авылларыбыз тарихы: Карашәм // Казан утлары. 2007. № 2. Б. 128–132.
Гарипова Ф. Авылларыбыз тарихы: Күгəй // Казан утлары. 2006. № 9. Б. 165–167.
Гарипова Ф. Авылларыбыз тарихы: Норлат // Казан утлары. 2014. № 2. Б. 164–166.
Гарипова Ф. Авылларыбыз тарихы: Татар Танае // Казан утлары. 2007. № 6. Б. 132–136.
Гарипова Ф. История в названиях. Казань, 1995. 287 с.
Гарипова Ф. Мамадыш-Əкил // Шəһри Казан. 2003. 28 май.
Гарипова Ф. Рухи башкалабыз: мәшһүр татар авыллары. Казан, 2005. 247 б.
Гарипова Ф. Тау Иле // Татар иле. 2003. № 31 (июль).
Гарипова Ф. Хәтеремнән чыкмый һич тә... Казан, 2003. 191 б.
Гарифуллин Г. Җир астында калган татар авылы // Шәһри Казан. 2011. 1 сент.
География Зеленодольского муниципального района и города Зеленодольска: учеб.-метод. пособие / Авт.-сост. Г.Ю.Гарифуллина, Э.М.Мустафина. Казань, 2008. 136 с.
Город мой, любимый: 70-летию Зеленодольска посвящается. Зеленодольск, 2002. 150 с.
Гыйззəтуллин Н. Туган авылым – Тау Иле // Татарстан хəбəрлəре. 2003. 9–15 апр.
Гыймадова Г. Бәчек – каршылыклар авылы // Ватаным Татарстан. 2013. 27 сент.
Девятых Л., Павлов М. Раифский Богородицкий мужской монастырь = Raifa Virgin monastery: основан в 1613 г. Казань, 2008. 32 с.
Егорова Н. Патриарх производства: Традиции судостроителей // Казань. 1997. № 7. С. 60–64.
Журин А. Ключи от Больших Ключей // Республика Татарстан. 2003. 19 апр.
Журин Д. Больше-Ключинский сельский совет: Большие Ключи. Ивановское. Малые Ключи. Маёвка. Пос. Светлое Озеро. Большие Ключи, 1994. 49 с.
Җәләлеев Р. Күгәй авылым – яшьлегем хатирәләре. Казан, 2017. 183 б.
Завод имени Серго: сто лет в строю: Вековой истории завода посвящается. Зеленодольск, 1998. 207 с.
Зәйнуллина Р. Бакырчымда таңнар ата. Яшел Үзән, 2017. 288 б.
Зеленодольск – город, где исполняются мечты // Татарстан. 2017. № 9. С. 70–75.
Зеленодольский район. Стратегия успеха: Тематическая подборка, посвящ. Зеленодольскому району // Элита Татарстана. 2012. Март. С. 47–59.
Зеленодольский регион: проблемы истории и культуры. Восток – Запад: диалог культур Евразии: Тез. и материалы Регион. науч.-практ. конф. «Историко-культурное наследие Зеленодольского региона и Татарстана в ракурсе преподавания истории и музейно-краеведческой работы в школе» (г. Зеленодольск, 24 окт. 2003 г.). Казань, 2003. 394 с.
Зеленодольский хлеб / Сост. А. Субботкин и др. Казань, 2000. 111 с.
Зеленодольску – полвека / Сост. Ф.И. Гирфанов. Казань, 1982. 191 с.
Идел аръягы мәшһүр шәхесләре эзеннән. Казан, 2013. 263 б.
Ижбулатов М. Знают в Индии, где село Мулла-иле // Молодежь Татарстана. 1994. 27 окт. – 3 нояб.
Износков И.А. Список населенных мест Казанского уезда, с кратким их описанием. Казань, 1885. 228 с.
Историко-культурный атлас Зеленодольского района Республики Татарстан. Казань, 2017. 151 с.
Историческое описание церквей и приходов Казанского уезда. Казань, 1916. 197 с.
История города Зеленодольска сквозь призму развития Зеленодольского судостроительного завода // Татарстан. Казань, 2017. № 9. С. 82.
История татарских селений Горной стороны (Акзегитовская волость Цивильского уезда Казанской губернии). Казань, 2018. 347 с.
Карташова Л. Вдохновляют просторы земли кугушевской // Республика Татарстан. 2005. 15 окт.
Карташова Л. Живут Утяшки лишь памятью о прошлом // Республика Татарстан. 2005. 17 сент.
Карташова Л. Летом здесь травы пьянят ароматом // Республика Татарстан. 2006. 18 февр.
Кашапова С. Мәшһүр шәхесләр эзеннән // Мәдәни җомга. 2016. 3 июнь.
Коклюгин Н. Истоки зеленодольской земли: Очерки краеведа // Казань. 1997. – № 7. – С. 34–55.
Коклюгин Н.Г. Нижние Вязовые: История рабочего поселка. Зеленодольск, 2001. 192 с.
Корсаков Г.В. Город-сад на Волге: краткий очерк истории г. Зеленодольска. 1865–1965 гг. Казань, 1966. 56 с.
Корякин О. Приходите в наш аул // Сельская новь. 2017. № 1. С. 40–45.
Красавин А. Сень Вариных аллей: Память о первостроителях // Казань. 1997. № 7. С. 56–57.
Логвинов Е. Тайны Япанчинского городища // Республика Татарстан. 2003. 19 авг.
Макаров О.Ю. Пока огонь в душе храним… (История Зеленодольской полиции (милиции)). Казань, 2014. 272 с.
Матылицкий В. Отпуск души, или Поход за благодатью // Татарстан. 2014. № 7. С. 52–57.
Мистахов Р. Корабли Зеленодольского завода // Военный парад. 2010. № 6. С. 14–15.
Мозаффар Э. Əҗəлдə җəннəтме? // Шəһри Казан. 2017. 19 июль.
Мозаффар Э. Каһарманны хәтерлимсең, авыл? // Шәһри Казан. 2017. 9 авг.
Молочные реки бывают не только в сказке: Зеленодольский молочный комбинат // Татарстан. 2012. № 3. С. 68–69.
Мубаракшина А.Г. Деятельность Общества благоустройства дачной жизни в с. Васильево (1896–1917 гг.) // Материалы Лихачёвских чтений (3–5 апр. 2008 г.). Казань, 2008. С. 102–106.
Мутавалова Г. Татарстанский «Бош» с зеленодольского завода // Республика Татарстан. 2009. 1 янв.
Мы – волжане!: Из прошлого и настоящего города Зеленодольска и Зеленодольского района Республики Татарстан. Казань, 2005. 369 с.
Мюллер Г. Песни волжских ветров: Приметы стародавних времён // Казань. 1997. № 7. С. 28–33.
Насыри К. Материалы по археологии (О селениях Свияжского уезда) // Насыри К. Избранные произведения. Казань, 1977. С. 41–59.
Остроумов В.П., Чумаков В.В. Свияжск: История планировки и застройки. Казань, 1971. 62 с.
Плывущий над Волгой: Град Свияжск основан в 1551 году = Floating over the Volga: Sviyazsk was Founded in 1551. Казань, 2010. 34 с.
Приволжские города и селения в Казанской губернии. Репр. изд. 1892 г. СПб., 2011. 228 с.
Раифа. Свияжск: Раифский Богородицкий мужской монастырь. Волжско-Камский государственный природный заповедник. Остров-град Свияжск: Альбом. Казань, 2001. 224 с.
Раифский Богородицкий мужской монастырь: Путеводитель Георгия Фролова. Казань, 1997. 16 с.
Сабиров А. Кто куда – а я в деревню! // Татарстан. 2018. № 8. С. 40–43.
Сабиров Р. «Гәрчә анда тумасам да...» // Шәһри Казан. 2019. 16 авг.
Саттаров-Мулилле Г. Туган җирем, туган авылым! // Мәгариф. 1996. № 11. Б. 19–20; 1997. № 1. Б. 18–20.
Семёркин С. Быкырчи – село в родниковом крае // Республика Татарстан. 2016. 21 апр.
Спиридонова Н. Возрождение города // Известия Татарстана. 1992. 18 нояб.
Субботкин А. Бишня, что в верховьях Сумки // Республика Татарстан. 2020. 9 июля.
Субботкин А. Большие Яки: не только рогожка да воротники... // Республика Татарстан. 2016. 16 сент.
Субботкин А. В деревянных кружевах цвета радуги // Республика Татарстан. 2017. 29 июля.
Субботкин А. Звонкие родники Заволжья // Республика Татарстан. 2017. 21 дек.
Субботкин А. Здесь Пушкин был, катык пил... // Республика Татарстан. 2018. 11 мая.
Субботкин А. Ильинское, Уразлино тож... // Республика Татарстан. 2016. 14 янв.
88. Субботкин А. Казачий хутор под Казанью // Казанские ведомости. 2013. 13 марта.
Субботкин А. Когда деревья были большими // Республика Татарстан. 2005. 30 апр.
Субботкин А. На древней земле Кугей-бея // Республика Татарстан. 2019. 26 дек.
Субботкин А. О праведном ходже и кулачных боях // Республика Татарстан. 2020. 30 июля.
Субботкин А. От Адама Олеария до бронепоезда Льва Троцкого // Республика Татарстан. 2017. 2 февр.
Субботкин А. По следам разбойника Василия и пугачёвского есаула // Республика Татарстан. 2015. 26 марта.
Субботкин А. Сказ про Айшу, лапшу и местного Левшу // Республика Татарстан. 2019. 28 марта.
Субботкин А. Такие разные осиновские страницы // Республика Татарстан. 2016. 11 марта.
Субботкин А. Течет ручей, журчит ручей // Республика Татарстан. 2016. 4 авг.
Субботкин А. У Ильинского озера // Республика Татарстан. 2005. 29 янв.
Сункишев А.Г. Бөя буйлап – Зөягә = Вдоль Бии – до Свияги. Казан, 2012. 268 б.
Сункишев А. Голубые свитки Свияги. Казань, 2010. 180 с.
Сункишев А. Тылсымлы син, Тау ягы! Казан, 2011. 228 б.
Тимершин И. Акъегет авылы тарихы сәхифәләре. Казан, 2001. 164 б.
Тыгин А.В. Моногород в формате столичной агломерации // Татарстан. 2017. № 9. С. 76–79.
Ухов Е. Родники Каюма Насыри // Республика Татарстан. 2015. 12 февр.
Фазлуллин И. Күгеш чишмәсе. Казан, 2004. 134 б.
Фазылова Р. Мулла иле: 777 ел элек һәм бүген // Татарстан. 2018. № 1. Б. 70–73.
Фәйзрахманов Ә. Казан кырыендагы шәһәр // Татарстан яшьләре. 2020. 6 авг.
Федотов В.А. Город, в котором мы живем. Зеленодольск, 1997. 233 с.
Федотов В.А. Паратские зодчие: История строительства и строителей г. Зеленодольск. Зеленодольск, 2016. 198 с.
Федотов В.А. Страсти по футболу. Зеленодольск, 2011. 156 с.
Федотов В.А. Фронт и тыл. Зеленодольск, 2015. 127 с.
Фехнер М.В. Великие Булгары. Казань. Свияжск. М., 1978. 280 с.
Хайруллин Э. Свияжск: монологи = Sviyazhsk: monologues. Казань, 2013. 123 с.
Хафизов Г. Каратмән авылы // Мирас. 1999. №10. Б. 152.
Хәмидуллина-Гыйззәтуллина Р. Сиңа илтә юлларым: Яшел Үзән төбәгенең тарихы һәм ономастикасы. Казан, 2011. 120 б.
Четвёркин А.В. Город Зеленодольск Республики Татарстан в региональной историографии: проблемы, подходы к изучению // Уч. зап. Казан. ун-та. Сер. Гуманит. науки. 2018. Т. 160, кн. 3. С. 688–700.
Четвёркин А.В. М.Т. Атлашкин в истории деревни Красный Яр Зеленодольского района Республики Татарстан: мифы и факты // Шаг в историческую науку: Материалы XVIII Всерос. науч.-практ. конф. молодых учёных (27 апр. 2018 г.). Екатеринбург, 2018. С. 190–193.
Шафиков Я. Открытый град Зелёный Дол // Татарстан. 2006. № 5. С. 29–52.
Шафиков Я. Моя доля – Зелёный Дол // Татарстан. 2008. № 4. С. 29–33.
Шаһиева И. Татарның илиадаларга тиң батыры // Ватаным Татарстан. 2000. 14 июль.
Якушева Ф. История под открытым небом // Республика Татарстан. 2014. 10 июля.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.