Элеккеге Печән базары комплексында кунакханә тибындагы бина.

1864 елда сәүдәгәр Юнысов Гобәйдулланың уллары Ибраһим һәм Исхак акчасына архитектор П.Е.Аникин проекты белән табыш йорты буларак төзелә.

Тасвирламасы

Башта ул бер-берсенә почмакланып тоташкан, берсе – ал ягы белән Печән базарына, икенчесе ишегалдына караган ике корпустан тора. Урам яктагы галерея тибындагы бинаның беренче катында кибетләр, икенчесендә ике, өч бүлмәле номерлар була.

Эклектика стилендәге төп фасад өч бүлемле, ян-яктан ризалитлы композициядә эшләнгән. Уң ризалиттагы арка ишегалдына керү капкасы булып хезмәт иткән. Ишегалдындагы бинаның беренче катында келәтләр, икенче катында номерлар урнашкан.

Үзгәртеп кору

1886 елда йорт, мирас буларак, Габделкәрим Исхак улы Юнысов милкенә күчә. 1912 елда бина кунакханә итеп үзгәртеп корыла һәм «Амур» номерлары сыйфатында эшкуар М.З.Рамазановка арендага бирелә.

Элеккеге биналарга өченче кат өстәп салына, җир мәйданының буш торган читләрендә 3 катлы яңа биналар төзелә, шул рәвешчә, «кое сыман» ишегалды хасил була. Мәйданга караган бина киңәйтелә, аның эчке бүленеше үзгәртелә. Уңъяк ризалиттагы арка-капка урынына баскыч мәйданчыгы урнаша, ә капка бинаның үзәгенә күчерелә. Төп фасад модерн стилендә бизәлә.

Үзгәртеп корылганнан соң, «Амур» номерлары кварталның түренә таба сузыла, ишегалдының як-ягында беренче катларда – келәтләр, өстәге катларда коридорлар белән тоташкан номерлар урнаша.

XXI йөз башында бинаның ишегалды өлеше яңартыла. Хәзерге вакытта анда кибетләр һәм оешмалар урнашкан.

Кемнәр яшәгән?

1912–1913 елларда «Амур» номерларында Г.Тукай, Ф.Әмирхан, «Сәйяр» труппасы актерлары Г.Кариев, С.Гыйззәтуллина-Волжская һ.б. күренекле шәхесләр яши, 1912–1918 елларда биредә «Кояш» газетасы идарәсе эшли.

Әдәбият

Казань в памятниках истории и культуры. Казань, 1982.

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XX веков). Казань, 1995.

Нугманова Г.Г. Сенная площадь в Казани: Очерк истории архитектуры // Казань. 1998. № 3.

Автор – Г.Г.Ногманова