Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе бинасы

СССР МСның 1990 ел 24 гыйнвар карары нигезендә ТАССР (1992 елдан ТР) Дәүләт салым инспекциясе буларак оештырыла, РФ Президентының 1998 ел 23 декабрь Указы белән РФ Салымнар һәм җыемнар министрлыгының Татарстан идарәсе итеп үзгәртелә.

Салымнар турындагы законнарның үтәлешен, билгеләнгән салымнар һ.б. мәҗбүри түләүләрнең дөрес исәпләнүен, аларның тулысынча һәм вакытында тиешле бюджетка күчерелүен контрольдә тота. 34 шәһәр, район һәм районара салым инспекциясен үз эченә ала.

РФнең Салымнар һәм җыемнар министрлыгына (1991 елга кадәр — СССР Финанс министрлыгы каршындагы Баш дәүләт салым хезмәтенә, 1991–1998 елларда — РФнең Дәүләт салым инспекциясенә) буйсына.                            

Автор — Е.Б.Долгов