Гомуми мәгълүмат

Урта Азиянең үзәк өлешендә урнашкан.

Мәйданы – 447,4 мең кв.км.

Башкаласы – Ташкент шәһәре.

Халкы 32345000 кеше (2017 ел). Татарлар саны: 1989 елда – 467,8 мең, 2002 елда  – 324 мең, 2012 елда  – 211 мең, 2016 елда  – 195 мең кеше. Алар, башлыча, шәһәрләрдә (Ташкент, Алмалык, Әндиҗан, Бохара, Гөлстан, Сәмәрканд һ.б.) яшиләр.

Татарлар һәм Татарстанны Үзбәкстан белән күптәнге тарихи, сәяси, икътисади, фәнни, мәдәни һ.б. элемтәләр бәйли.

Республика территориясендә татарлар

920–921 елларда Болгар бәге Габдулла бине Башту Бохарага һәм Багдадка Алмыш илтәбәр илчелеген җитәкли. Татар сәүдәгәрләре һәм дипломатлары (Ш.Арсланов, М.Бикчурин, Ә.Каргалый, Б.Тайшев, М.Йосыпов) Россиянең төбәк идарәчелеге (Коканд, Хива ханлыгы, Бохара әмирлеге) белән сәяси һәм сәүдә бәйләнешләрен җайлауда мөһим роль уйный.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында күп кенә татар егетләре, шул исәптән булачак танылган илаһият галимнәре һәм дин эшлеклеләре Габденнасыйр Курсави, Габделхаликъ Курсави, Ш.Мәрҗани, Утыз Имәни, М.Камалов, Мөхсин аш-Шаши, Фәхретдин Ибраһим бине Хуҗаш, Хәмзә әл-Бирәзәви, М.Хөсәенов һ.б. Бохара, Сәмәрканд һ.б. Урта Азия шәһәрләре мәдрәсәләрендә дин белеме ала.

Россия Төркестанны яулавының башлангыч чорында (1865 ел) монда 5 меңләп татар яши. 1860–1870 еллардан Урта Азиягә татарлар күпләп күченә башлый. Татар җәмгыятен үстермәс һәм аның икътисади йогынтысын киметү өчен, 1886 елда патша хөкүмәте татарларга Төркестан краенда күчемсез милек сатып алуны тыя.

Идел-Урал төбәгеннән күченүчеләрнең күбесе Үзбәкстан территориясенә совет чорында килеп төпләнә. Миграциянең төп сәбәпләре: Татарстандагы ачлык (1921–1922 еллар), культура революциясе һәм 1920–1930 еллардагы крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерү, 1944 елда Кырым татарларын туган җирләреннән сөрү, 1950–1980 елларда яңа сәнәгать объектлары төзелү.

Татар җәмгыяте тормышы

Татарлар үзбәк милли мәдәниятен формалаштыру һәм үстерүгә зур өлеш кертә. Беренче үзбәк басма китаплары Казан университеты басмаханәсендә нәшер ителә. Ш.Ибраһимов «Мең дә бер кичә» китабын үзбәк теленә тәрҗемә итә, ул – үзбәк телендәге беренче «1871 елгы календарь» басма китабы авторы. 1880 елларда Ш.Б.Бикколов Ташкент һәм Хивада беренче «Михбосма» үзбәк басмаханәләрен оештыруда катнаша.

XIX йөз ахырыннан җәдитчелек идеологиясе таралу белән бәйле рәвештә татарларның сартларга (үзбәкләр) һ.б. Урта Азия халыкларына мәдәни йогынтысы көчәя. Хәзерге Үзбәкстан Республикасы территориясендә татар җәдитчеләре җирле халык һәм татар балалары өчен дистәләгән мәктәп ача.

Вакытлы матбугат эшен, беренче җәмәгать уку биналарын оештыруда шактый зур эш башкарыла. Күп кенә җирле басмаханәләрдә хәреф җыючылар һәм китап басучылар татарлар була.

Революциягә кадәрге татар вакытлы матбугатында («Вакыт» газетасы, «Шура» журналы) Урта Азиядә яшәүче төрки халыкларның мөһим проблемалары киң яктыртыла. Октябрь революциясеннән соңгы чорда татарлар (И.Ш.Галиев, Н.С.Еникиев, А.А.Рәҗәпов һ.б.) Төркестанда совет хакимиятен урнаштыруда актив катнашалар, Бохара Халык Совет Республикасы һәм Төркестан АССРның хакимият органнары һәм дәүләт идарәләрендә җаваплы урыннарда эшлиләр (А.К.Акчурин, Ә.В.Алимбәков, Ш.Г.Әхмәдиев, Г.С.Баембәтов, М.К.Бөдәйли, И.Б.Габитов, Й.И.Ибраһимов, К.Х.Исмаев, Ф.Ф.Солтанбәков, К.Г.Хәкимов, Н.Х.Хөсәенов, Б.Шиһабетдинов).

Татар мәдәни эшлеклеләре (Байкиннар, З.Баязитский, Ф.Ильская, Г.Камал, Ф.Камалова, Н.Н.Сакаев, Ш.Г.Шамильский һ.б.) үзбәк милли театр сәнгате һәм режиссура үсешенә ярдәм күрсәтә. Аларның күбесе 1919–1920 еллар уртасында Ташкент татар театрында эшли.

Татар мәгариф хезмәткәрләре, шул исәптән педагоглар, үзбәк интеллигенциясе милли кадрлары әзерләүдә зур өлеш кертә. 1918–1925 елларда алар Төркестан Автономияле Совет Респбликасының үзбәк мәктәпләре һ.б. уку йортлары өчен дәреслекләр, уку һәм методик кулланмалар, программалар эшли.

Үзбәкстанда С.Н.Бикбулатов, Г.Буби, М.Т.Мөштәриев, Г.Фәйзи укыта. 1937 елга кадәр республиканың барлык шәһәрләрендә (шул исәптән Ташкентта – Ш.Мәрҗани, Г.Ибраһимов, М.Вахиди, К.Насыйри исемендәге) гомуми белем бирү мәктәпләре эшли. Техникум һәм югары уку йортларында татар милли төркемнәре оештырыла. Ташкентта Татар мәгариф институты була. Кайбер шәһәрләрдә татар профессиональ театрлары үзләренең эшчәнлеген алып бара.

1920–1923 елларда Бохарада татар телендә «Бохара әхбары» газетасы, Ташкентта 1919 елда – «Шәрык», 1921 елда – «Кызыл юл», 1923 елда – «Бәйнәлмиләл», «Мәгариф атнасы», «Очкын» журналлары чыга.

Үзбәкстан язучылар берлегендә берничә дистә язучыны берләштергән татар секциясе эшли. 1930–1940 елларның икенче яртысында татар мәктәпләре, театрлар, газета-журналлар һ.б. мәдәни учреждениеләрнең күбесе ябыла.

Сугыштан соңгы чорда Татарстан белән Үзбәкстан арасында традицион мәдәни һәм хуҗалык-икътисади бәйләнешләр тагын да үсә. Татарлар Үзбәкстан ССРның иҗат оешмалары, фән һәм мәгариф учреждениеләре эшчәнлегендә күренекле роль уйныйлар, республика сәнәгатен үстерүдә актив катнашалар.

Күп кенә татар дин эшлеклеләре (Г.Галиулла, Г.Г.Исхаков, Т.Таҗетдин һ.б.) мөселман уку йортларында (Бохарада «Мир-Араб» мәдрәсәсе, Ташкентта Ислам институты) дин белеме ала.

1980 елларның икенче яртысыннан Үзбәкстаннан татарлар күпләп китә башлый, бу республикада яшәүче татарлар (шул исәптән гуманитар һәм техник интеллигенция) санының кимүенә китерә.

1989 елның августында Үзбәкстан ССРның Халык мәгарифе министрлыгы 10 яки аннан да күбрәк татар укучысы булган мәктәпләрдә мәҗбүри рәвештә татар телен өйрәнү буенча факультатив сыйныфлар ачу турында әмер чыгара.

1990 еллар башында Үзбәкстан Республикасының 37 мәктәбендә татар теле факультатив дәресләрдә укытыла. Шул ук чорда Казан педагогика институтында туган телне укытырга хокуклы 20 укытучы үз белемен күтәрә.

1998 елда Ташкентта Республика укытучылар белемен күтәрү институтының татар теле курсларында (1999 елда ябыла) 38 кеше укый. Хәзерге вакытта Үзбәкстан Республикасы башкаласының гомуми белем бирү мәктәпләрендә татар теле өйрәнелми.

1990 елда Ташкентта Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге оештырыла. Татар милли үзәкләре шулай ук Җиззах, Бохара, Нәваи, Янгиюл, Алмалык; татар-башкорт үзәге – Карши, башкорт-татар мәдәни үзәкләре Сәмәрканд һәм Зәрәфшан шәһәрләрендә эшли.

Бу иҗтимагый берләшмәләр Үзбәкстандагы татар диаспорасын берләштерүгә, татар телен һәм мәдәниятен саклап калуга зур өлеш кертә. Алар иҗат кичәләре, конкурслар, фестивальләр, татар рәссамнары әсәрләре буенча күргәзмәләр оештыра.

Аларның ярдәме белән «Яшьлек» татар-башкорт фольклор ансамбле, «Дуслык» татар эстрада театры, «Якташ», «Ләйсән», «Безнең мирас» үзешчән ансамбльләре (Ташкент), «Шатлык» (Сәмәрканд) һәм «Ләйсән» (Алмалык) фольклор ансамбльләре эшли.

1992 елдан Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы даими вәкиллеге үзенең эшчәнлеген алып бара. 1994 елда Татарстан Республикасы һәм Үзбәкстан Республикасы Мәдәният министрлыклары арасында мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куела.

1994 елдан Үзбәкстан Республикасы телерадиокомпаниясендә татар-башкорт редакциясе эшләп килә, республика татарлары өчен «Безнең мирас» тапшыруы чыга.

Үзбәкстанда Казан «Татарстан авазы» радиотапшыруларын тыңларга мөмкин. Ташкентта уздырылган халыкара фестивальләрдә Татар академия театры (1993 ел), Казан консерваториясенең татар музыка оркестры (2001 ел) катнаша.

2001 елда Казанда Г.Нәваиның тууына 560 ел тулуга багышланган чаралар уздырыла.

Архитектор М.С.Булатов, нәкышьче Ч.Г.Әхмәров, нәкышьче, сынчы, график Б.И.Урманче, сынчылар З.Р.Басыйров һәм М.М.Гасыймов, кинодраматурглар Г.Ә.Агишев һәм Р.Г.Хөснетдинова, театр режиссерлары И.Г.Илялов һәм Г.Г.Исмәгыйлев, кинорежиссер Р.И.Батыров, язучылар Җ.Х.Ильясов, А.Мохтар, З.Х.Сәгыйдә, З.Р.Фәтхуллин, театр рәссамы А.А.Назыйров, җырчы Ә.Х.Бәхтизина, балет артисты Г.Б.Измайлова, пианист Ф.Х.Фәйзи, композиторлар Р.Җ.Вилданов һәм Э.Ш.Салихов, актерлар Х.Г.Әбҗәлилов, З.С.Садриева, Һ.Һ.Солтанов, шагыйрьләр Г.Л.Габид, З.Ш.Ярмәки, журналистлар Җ.Г.Байбулатов, М.Ф.Хәсәнов, Г.Б.Ашмасов, М.Ю.Борындыков, Ш.З.Мөхәммәдъяров, И.К.Неометов, М.Г.Яһүдин, Олимпия уеннары чемпионнары Э.Ф.Сәгәди, Ш.К.Сериков, К.М.Фәткуллинның тормышы һәм хезмәт эшчәнлеге Үзбәкстан Республикасы белән бәйле.

Үзбәкстанда фән үсешенә агроном С.Г.Яһүдина, биологлар Н.И.Акҗегетова, Р.Н.Әхмәров, И.Җ.Әхмәтов, З.У.Бикмөхәммәтова, Р.У.Булханов, М.Х.Гайнетдинов, А.К.Сәгыйтов, биохимик Н.К.Әбүбәкеров, зоолог С.З.Җәлилов, сәнгать белгечләре Р.Һ.Такташ һәм Д.Ә.Фәхретдинова, тарихчылар Р.Г.Мөэминова, Р.Г.Нуруллин, Ф.З.Сәләхетдинов, Б.М.Сәлиев, Т.Г.Туктамәтов, әдәбият белгече Җ.Д.Алмазов, табиблар Ф.Ф.Әмиров, И.М.Байбиков, Э.М.Байбикова, Р.А.Капкаев, Ә.Г.Курмуков, В.З.Мәзгутов, психолог М.Г.Дәүләтшин, механика өлкәсендәге галимнәр Ә.Г.Азизов, М.С.Ганиев, Н.А.Коламәтов, машиналар гыйлеме белгече Р.З.Бурнашев, текстиль чималын эшкәртү технологиясе гыйлеме белгече И.К.Хафизов, физиклар Б.С.Мәҗитов, Ф.Х.Төхфәтуллин, М.Г.Хәлиуллин, филологлар Г.С.Әмиров, Г.Г.Сәгъди, философ Җ.М.Гыйләҗетдинов, химиклар А.К.Ташмөхәммәдова, Ә.Х.Тимбиков, икътисадчылар Р.И.Алтынбаев, Ф.К.Каюмов, хокук белгечләре Р.Г.Тузмөхәммәтов һәм Ш.З.Уразаев, тел галиме Б.З.Халидовның тормышы һәм хезмәт эшчәнлеге Үзбәкстан Республикасы белән бәйле.

Татарстан Республикасында күпсанлы үзбәк диаспорасы (1959 елда – 512, 1970 елда – 502, 1979 елда – 1165, 1989 елда – 2692, 2002 елда – 4842 кеше) барлыкка килә, Үзбәкстан Республикасыннан күпләп эшче көчләр килү дәвам итә.

1998 елда – Казанда үзбәк милли-мәдәни автономиясе оештырыла, 2000 елда Татарстан Республикасы Милли-мәдәни оешмалары ассоциациясенең якшәмбе мәктәбе каршында үзбәк сыйныфы ачыла.

2001 елда Татарстан Республикасында Үзбәк милли-мәдәни автономиясе теркәлә, ул милли-мәдәни яшәешне оештыру, үзбәк җәмгыяте әгъзаларына хокукый һәм матди ярдәм итү белән шөгыльләнә.

Аның катнашында 2005 елда Казанда Үзбәкстан Республикасының халык артисты Ю.Усманова, 2006 елда «Ялла» вокаль-инструменталь ансамбле гастрольләре булып уза; ел саен Нәүрүз бәйрәм ителә, «Шәрык ашлары» үзбәк кафесы, «Әндиҗан» ансамбле, «Шәрык», «Үзбәкстан» сәүдә йортлары эшли.

Авторлар – А.И.Ногманов, Э.В.Габдрәхимова