Биографиясе

1927 елның 12 сентябре, хәзер Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Чаганлы авылы — 2008 елның 19 сентябре, Казан.

1947–1982 елларда Үзбәкстанның Маргилан шәһәрендә яши.

1982 елдан — Казанда.

Иҗаты

«Сәлам бирәм» (1986), «Көзге балкыш» (1988), «Мәңгелек йөрәк»(1989), «Йөрәктәге төеннәр» (1997) җыентыкларында туган як табигате, гади кешеләрнең күңел байлыгы кебек темалар үзәктә тора.

Туган ягыннан читтә яшәргә мәҗбүр булган кеше язмышын сурәтләгән «Биздерсәләр туган илеңнән» (1–2 кит., 1993–1997) исемле шигьри повесте — Муллагалиевнең иң уңышлы әсәрләреннән берсе.

Әдәбият

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.