- РУС
- ТАТ
хирург, медицина докторы (1882)
1854 елның 22 декабре (1855 елның 3 гыйнвары), Тверь губернасы Старица шәһәре — ?
Медицина-хирургия академиясен тәмамлаганнан соң (Санкт-Петербург, 1877), хәрби медицина хезмәтендә.
1878 елда Хәрби медицина академиясе клиникаларында (Санкт-Петербург).
1879 елда 89 нчы Ак диңгез пехота полкында хәрби табиб.
1881 елда Гельсингфорс хәрби госпиталенә күчерелә һәм фәнни максаттан Хәрби медицина академиясе клиникаларына беркетелә.
1883 елдан Могилёв үзәк фельдшерлар мәктәбе директоры ярдәмчесе һәм Могилёв җәмәгать тәрбиясе приказы хастаханәсе ординаторы. 1887 елдан Могилёвтагы дин йортларының өлкән табибе, бер үк вакытта (1888) фельдшерлар мәктәбе директоры. 1888 елдан Киев университетының хирургик патология кафедрасында. 1889–1890 елларда чит илдә фәнни командировкада була. 1891 елдан Казан университетының оператив хирургия кафедрасында ординар профессор Казан хирургия мәктәбенә нигез салучыларның берсе (1890 нчы еллар). 1893 елдан Киев университетының факультет каршындагы хирургия клиникасы кафедрасында ординар профессор.
Хезмәтләре нерв системасы авыруларын хирургия юлы белән дәвалауга карый.
О нарывах головного мозга. СПб., 1891;
Периферический паралич лицевого и тройничного нервов при гнойном страдании среднего уха и хирургическое лечение его // Медицина обозрение. 1893. Т. 40, № 17.
Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.