100 гә якын төре билгеле, Төньяк ярымшарда, башлыча, уртача пояста таралганнар.

Татарстан территориясендә 2 төре: башлыксыман төертамыр (O. militaris) һәм көйгән төертамыр (O. ustulata) бар. Дымсу болыннарда, урман аланнарында, куаклыкларда үсәләр.

10-50 см биеклектәге үсемлек. Тамыры, гадәттә, йомыркасыман 2 бүлбеле, берсе деформацияләнгән, агымдагы елда тереклек итә, икенчесе аксыл, тыгыз, алдагы елда тернәкләнүче бөреле. Сабагы туры, яфраклы. Яфраклары күбесенчә тамыр яны таралгысында, йомыркасыман яки ланцетсыман. Чәчәкләре вак, алсу, аксыл шәмәхә төстә, башак чәчәк төркемендә, бал исе килә. Җимеше – тартмачык. Май-июньдә чәчәк аталар. Җимешләре августта өлгерә. Орлыктан үрчиләр, табигатьтә микориза хасил итүче гөмбә йоктырганда гына үсеп китәләр. Известьле, гумуска һәм азотка бай туфракларны өстен күрә.

Киптерелгән бүлбеләреннән (салеп) тонусны күтәрү өчен һәм көзән җыеруга каршы төнәтмә әзерлиләр.

Декоратив үсемлек.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).