Эчтәлек

1866 елның 3 ноябре, Минск губернасы Несвиж шәһәре — 1946 ел, Казан.

1891 елда Казан университетын тәмамлагач, Казан медицина учреждениеләрендә эшли.

1890 елда хосусый дәвалау пункты ача (халык телендә «Клячкин хастаханәсе»), 1899 елдан директоры, бер үк вакытта Александров хастаханәсе консультанты, 1912 елда хосусый хатын-кызлар фельдшер-акушерлар мәктәбендә эшли.

1917–1920 елларда Казан хәрби госпитальләрендә табиб-киңәшче.

1920 елларда Казан клиник институтын оештыруда катнаша, 1920 елда физиатрия клиникасын җитәкли.

1925–1937 елларда Казан ГИДУВында физиатрия кафедрасы мөдире, профессоры, бер үк вакытта, 1931–1932 елларда Казан медицина институтында физиатрия курслары мөдире.

Казанда физиатриягә нигез салучы.

Хезмәтләре су-электр белән дәвалау ысулларына, кояш нурлары белән дәвалауның физиологик нигезләренә карый. Клячкин фосфор белән агуланганда нерв системасында патологик үзгәрешләрне өйрәнә; баш сөягендәге V, VI, VII, IX, X, XI, XII пар нервлары килеп чыгышы һәм үзәк йөреш юллары турында материаллар (тәҗрибә-аналитик тикшеренүләр уздыра) туплый. Казан университетының Невропатологлар һәм психиатрлар җәмгыяте әгъзасы, фәнни медицина ассоциациясенең физиотерапия секциясе рәисе.

Хезмәтләре

Врачебное применение электрического света. К., 1902;

Лечение экстрапульмонального tbc ультрафиолетовыми лучами // Казан. медицина журн. 1927. Т. 23, № 6/7 (автордаш);

О бальнеологической реакции // Современная медицина и гигиена. 1928. № 11.