Чернецовлар. «Ак пулатлар». 1838 ел

Бертуган Григорий Григорьевич (1802 елның 12 ноябре, Кострома губернасы Лух шәһәре — 1865 елның 8 июне, Санкт-Петербург) һәм Никанор Григорьевич (1805 елның 21 июле, Кострома губернасы, Лух шәһәре — 1879 елның 11 гыйнвары, Санкт-Петербург) — икона язучы уллары.

Язучы һәм рәссам П.П.Свиньин булышлыгы белән Санкт-Петербургка күчәләр.

Петербург Сәнгать Академиясен, М.Н.Воробьёв остаханәсен тәмамлыйлар (1827). Нәкышь сәнгате академиклары (1831 һәм 1832 еллар).

Иҗатлары

Рус пейзажында романтик юнәлеш вәкилләре, перспективада сурәтләнгән архитектура һәм күренеш пейзажы авторлары. 1837 елдан бертуган Чернецовлар бергә эшли.

1838 елның 22 маеннан 18 ноябренә кадәр Чернецовлар, аларның кече энесе Поликарп һәм шәкертләре А.Иванов Рыбинск шәһәреннән Идел буенча елга тамагына кадәр махсус җиһазландырылган көймә-остаханәдә сәяхәт итәләр; Чернецовлар күп рәсемнәр, майлы буяу белән этдюдлар, планнар һәм караламалар ясыйлар һәм соңыннан алар нигезендә Идел ярларындыгы күренешләрне һәм архитектура истәлекләрен чагылдырган картиналар язалар.

Чернецовлар Казан күренешләрен, Казан Кремлен, Болгардагы Зур һәм Кече манараларны, Кара һәм Ак пулатларны, Көнчыгыш төрбәне рәсемгә төшерәләр. 1838–1851 елларда алар шул нигездә Иделнең ике як яры да сурәтләнгән, чорнап куела торган уникаль панорама иҗат итәләр (озынлыгы 746, биеклеге 2,5 м, башта Эрмитажда, хәзер Санкт-Петербургта Россия милли китапханәсендә саклана).

Чернецовлар. «Зур манара». 1838 ел

1840 елларда алар башлыча чит илдә эшлиләр.

Чернецовларның «Казан губернасында Идел күренеше» һәм «Казан губернасында Иделдә Сөйки таулары күренеше» (икесе дә — 1840) картиналары Рус музеенда, «Идел буйлап сәяхәт» («Путешествие по Волге», 1970) көндәлек-китабы Эрмитажда, Чернецовларның әсәрләре шулай ук Третьяков галереясында, А.С.Пушкин исемендәге Дәүләт сынлы сәнгать музеенда (Мәскәү), ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда һ.б. тупланмаларда саклана.

Чернецовлар. «Хан мунчалары». 1838 ел

Әдәбият           

Чернецовы Г. и Н. Путешествие по Волге. М., 1970; 

Никольская Е. Братья Чернецовы. М., 2002; 

Государственный музей изобразительных искусств Республики Татарстан: Русское искусство XVII – начала XX века. Живопись: Каталог. К., 2005.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова