Биографиясе

1880 елның 12 феврале, Оренбург губернасы Акман (Ибрай) авылы – 1926 елның 16 марты, Уфа шәһәре.

С.Рәмиевнең шәҗәрәсе шагыйрь-философ Дәрдемәндкә барып тоташа.

С.Рәмиев сал агызучы гаиләсендә дөньяга килә.

11 яшенә кадәр Илек шәһәрендә башлангыч мәктәптә, 1890–1902 елларда «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый (Оренбург шәһәре); татар мәдрәсәләрендә уку-укыту системасын яңарту өчен барган шәкертләр хәрәкәтендә катнаша. Соңрак бу вакыйгалар «Низамлы мәдрәсә» (1907) пьесасында чагылыш таба.

Иҗатының башлангыч чоры

Иҗат юлын С.Рәмиев 1905–1907 елгы революция елларында гыйсъянчылык романтизмы, халыкчанлык, революцион-демократик һәм социалистик идеяләр белән үрелгән мәгърифәтчелек романтизмы шагыйре буларак башлап җибәрә. Беренче шигырьләрендә татар халкын мәгърифәткә өнди, рус мәдәниятен үзләштерергә теләгән мәдрәсә шәкертләренә каршы чыккан феодаль яшәеш тарафдарларын кискен тәнкыйтьли («Хәзрәтләр эше. Муллаларга»); «наданлык сазлыгына баткан» татар хатын-кызларын уянырга, белем алырга, үз хокуклары өчен көрәшергә чакыра («Хатыннар галәме»); шәкертләр арасындагы фәкыйрьлекне каргый, аны иҗтимагый гаделсезлек, кеше абруен кимсетү дип бәяли.

С.Рәмиевнең әдәби иҗатын Казан, Әстерхан, Уфа чорларына бүлеп карарга мөмкин.

Казан чоры

Төрле идея-эстетик юнәлешләрне (социалистик һәм модернистик) берләштергән, Казанда яшәп иҗат иткән 1906–1910 еллар иң бай чор дип исәпләнә. Бу елларда ул поэзия, проза, драматургия өлкәсендә уңышлы эшли.

Г.Исхакыйның «Таң йолдызы», «Тавыш», «Таң мәҗмугасы» кебек эсер басмаларында талантлы журналист буларак царизмның хәрби-полиция режимына каршы юнәлтелгән күпсанлы публицистик мәкаләләр, шигырьләр («Бел телен, эзлә юлын», «Әгәр баксаң гәзиттәге хәбәрләргә» һәм башкалар), революцион җырлар («Татарча Марсельеза», «Матәм маршы», «Кыю атлагыз, иптәшләр!», «Таң ата, эшлик, туганнар!») бастыра. Шуның өчен Рәмиев дәүләт җинаятьчесе дип игълан ителә, төрмәдә утырып чыга.

Татар театрының нигез ташларын салуда да актив катнаша, аның рәсми ачылышында (1906 елның 22 декабрь) ялкынлы чыгыш ясый. Әлеге мөһим тарихи-мәдәни вакыйгага С.Рәмиев «Театр» (1907) публицистик шигырен багышлый.

1907–1910 елларда «әл-Ислах», «Волжско-Камская речь» газеталарында (рус теленә тәрҗемә ителеп) дөнья күргән шигырьләре аны әйдәп баручы татар шагыйре дәрәҗәсенә күтәрә.

«әл-Ислах» газетасы ябылганнан соң (1909), С.Рәмиев «Казан мөхбире» газетасының «Без» исемле сатирик-юмористик эчтәлекле кушымтасын җитәкли. «Бәянелхак» газетасында М.Метерлинкның «Күк кош» («Синяя птица», 1909) исемле әкият-драмасын тәрҗемә итеп бастыра, яңа чыккан китапларга багышланган рубрика алып бара, Шәрык, Яңа һәм Сәүдәгәрләр клубларының татар җәмәгатьчелеге арасында мәдәни-агарту эшчәнлеге турында күзәтүләр бастыра; «Себектүгин» тәхәллүсе белән спектакльләр куюда, әдәби-музыкаль кичәләр үткәрүдә катнаша.

1905–1907 елгы рус революциясенең җиңелүе, иҗтимагый-сәяси, милли идеалларның тормышка ашмавы С.Рәмиевнең алгарышка бару турындагы өметләрен өзә. Ул инкыйлаб, сыйнфый көрәш темаларына язмый башлый, шәхеснең рухи азатлыкка омтылышын яклаган индивидуализм позициясенә күчә. Шигъриятендә яшәп килүче иҗтимагый тәртипләр белән каршылыкка килгән гыйсъянчы шагыйрь образы калкып чыга: «Әрни-әрни ләгънәт әйтәм / Тискәре бу дөньяга...» («Алданган»).

Дөньяга карашларында кискен үзгәрешләр тудырган «Таң вакыты» (1907) шигыре белән С.Рәмиев иҗатының модернистик шигърияткә бәйле сәхифәләре ачылып китә. Шагыйрь «таң вакыты» һәм «кояш» образ-символлары ярдәмендә татар халкы тормышында башланып киткән рухи уяну һәм яңарыш чоры башлануны куанып сәламли. Кояш калка, әмма татарлар, уянырга куркып, йоклауларын дәвам итәләр, гасырдан гасырга күчә килгән, фаҗига белән янаган иске фикерләр әсирлегендә калалар. Тирән тамырлары, бихисап ботаклары, куе яфраклары белән җир өстен каплаган зур агач образ-символы ярдәмендә автор татарның хатасын – «язмыштан узмыш юк» фәлсәфәсенә буйсынып яшәвен тәнкыйтьли, Аллаһ мәрхәмәтен көтеп ятмыйча, үз көчеңә ышанып иҗтиһад итү, гыйлем өстәп, рухи яңару гына мөселманнарны наданлыктан, инкыйраздан коткарып калачак, тәрәккыятькә илтәчәк, дигән фикерне үткәрә: «Бул кеше, үзең тырыш, өмид итмә, / Хата ул өмид Алладан! / Бетмә надан, туг яңадан / Мәгърифәтле анадан».

Татар җәмәгатьчелеген аякка бастырган «Мин» (1908) шигыре тулысы белән атаклы немец философы Ницшеның көчле шәхес культы белән сугарылган. Аның «зур ихтыяри көч»кә ия булган романтик герое күк аллалары һәм җир хакимнәренә гыйсъян игълан итә: «Мин!» димен мин, «мин» дидисәм, / Миңа бер зур көч керә, / Аллалар, шаһлар, кануннар / Булалар бер чүп кенә».

Гаделсез кешелек җәмгыятенәһәм бөтен Галәмгә каршы юнәлтелгән гыйсъянчылык «Дөньяга» (1908) шигырендә дә чагылыш таба: «Әмма соң бер эт итеп бу / Дөньяны атар идем, / Җир-суын да яндырыр һәм / Күкләрен ватар идем!..» Ялганга, дошманлыкка корылган дөньяга шагыйрь «Алданган» (1908) шигырендә ләгънәт укый.

Шәрекъ мөселман әдәбияты һәм русларның «Көмеш гасыр» шагыйрьләре традицияләре рухында яктыртылган үлем темасы С.Рәмиевнең байтак шигырьләрендә кара экзистенциаль җеп сыман үрелеп бара («Мин үләм», 1908; «Күрәм гали...», 1909; «Дөньяга», 1919, һәм башкалар).

С.Рәмиев – күп кенә лирик шигырьләр авторы да. Аның «Ул» (1908), «Син» (1908), «Кайвакытта уйлыймын мин» (1908), «Минутлар» (1908), «Бер кеше» (1909), «Җәмилә» (1909) шигырьләрендә, пантеистик суфичылык поэзиясендәге кебек, сөйгән ярны илаһи образ-символ дәрәҗәсенә күтәргән романтик мотивлар өстенлек итә.

Русларның «Көмеш гасыр» философлары һәм шагыйрьләре кебек, ул да матурлык һәм мәхәббәт гармониясенә сусаган, бәргәләнү-өзгәләнүләрдән арыган, талчыккан иҗади шәхесне коткару миссиясен гүзәл хатын-кыз образына тапшыра һәм лирик геройның бу авыр халәтен чын философларча антиномиягә корылган ут һәм су образ-символлары ярдәмендә гәүдәләндерә. «Син» шигырендә бу аеруча ачык күзәтелә: «Мине утка аткан ул – син, / Мине суга салган да – син, / Утта янсам, суга батсам, / Тартып алган Аллам да – син!»

Этик идеал һәм бәхет символы рәвешендә сурәтләнгән илаһи мәхәббәт темасы «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» (1907) романтик драмасының да үзәген тәшкил итә.

Дөньяга карашларда, сәнгатьчә фикерләүдә модернизмга йөз тоткан елларда С.Рәмиев Жан-Жак Руссо фәлсәфәсе тарафдары була: ул авыл табигатенең сафлыгын, авыл кешеләренең әхлакый пакьлеген романтикларча идеаллаштыра («Авыл», 1908); А.С.Пушкинның «Пророк» («Пәйгамбәр», 1909); М.Ю.Лермонтовның «Перчатка» (1910) шигырьләрен татар теленә тәрҗемәитә. 1909 елда «Нәҗметдин агай бәйрәме», «Галәветдин хаҗи корбаны – Җаек Хәдичә» исемле хикәяләрен, «Ул исерек түгел иде» повестен яза.

Әстерхан чоры

1910–1914 елларда С.Рәмиев Әстерханда яши, «Идел» газетасында сәркәтип, соңрак рәсми булмаган мөхәррир вазифасын башкара. Шәһәр һәм төбәк төрки-татар халкы арасында иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни-агарту эшләре алып бара; бирегә сөргенгә җибәрелгән азәрбайҗан язучысы һәм табибе Н.Нариманов белән дуслаша (Нариманов – режиссер, үзе актер булып бергә спектакльләр куялар).

«Идел»дә эшләгәндә нугайлар турында этнографик очерклар бастыра, әдәбият, театр, музыка, медицина мәсьәләләренә, мәгърифәтче-драматург М.Ф.Ахундов, Н.Нариманов, татар большевигы Х.Ямашев эшчәнлегенә багышланган мәкаләләр яза; «Яшь шагыйрьләр өчен киңәшләр» рубрикасын алып бара; төрки-татарларның язуларын гарәп графикасыннан латин хәрефләренә күчерү кирәклеге мәсьәләсен күтәрә.

Иҗатының Әстерхан чорында рус кызы Татьянаның татар егете Хәмиткә фаҗигале мәхәббәтен сурәтләгән «Кабакта мәхәббәт» шигъри романтик драмасын иҗат итә (1910, басылмаган); Л.Толстой истәлегенә багышлап мәкаләләр циклы һәм «Ул үлде» (1910) шигырен яза, аның «Живой труп» («Тере мәет», 1910) драмасын татар теленә тәрҗемә итә.

С.Рәмиев чакыруы буенча бер ай дәвамында Әстерханда шагыйрь Г.Тукай кунак булып китә.

Уфа чоры

1914 ел башында хакимияткә каршы юнәлтелгән мәкаләләре өчен «Идел» газетасы ябыла, «сәяси яктан ышанычсыз» дип табылган С.Рәмиевкә тиз арада Әстерханнан китәргә әмер бирелә.

Шагыйрь Уфага күчеп китә, «Уфимский сельскохозяйственный листок» журналы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли, татар телендә «Уфаның авыл көнкүреше журналы»н чыгара, анда М.Ю.Лермонтов, Н.А.Некрасов, А.П.Чехов, Д.Бедный әсәрләренең тәрҗемәләрен, шулай ук М.В.Ломоносов, Л.Н.Толстой, И.И.Мечников юбилейлары турында мәкаләләр бастыра.

1915 елда Уфада «Сәгыйт Рәмиевнең яңа шигырьләре һәм әүвәлгеләре» җыентыгы дөнья күрә.

1916 елның гыйнварында патша охранкасы С.Рәмиевне Уфа жандармериясенең агентура эшчәнлегенә тартырга омтылыш ясый. Бу факт җәмәгатьчелеккә мәгълүм булгач, шагыйрь турында гайбәтләр тарала, ул шымчылыкта гаепләнә. «Дога» (1916), «Тәсәллә» (1918), «Алар» (1918), «Талдым» (1918) кебек шигырьләреннән аның бу хәлләрне бик тә авыр кичерүе аңлашыла: «Илаһым, ал мине! Талдым, / Юлыңда бер үзем калдым, / Куям кылчым кире кынга.../ Газаплый тик сиңа антым...».

1918–1919 елларда С. Рәмиев Ваһапов поселогында ревком секретаре, Оренбург губернасы Верхнеуральск өязе Магнитная станицасында халык мәгарифе бүлеге мөдире вазифаларын башкара. 1920–1922 елларда РКП(б)ның Верхнеуральск шәһәр комитеты мөселман секциясе белән җитәкчелек итә, Чиләбедә милләтара эшләр инспекторы булып эшли. Биредә үк «Кызыл Урал» газетасында «Саботаж» (1921), «Иблис тә дердерәде» (1920) хикәяләрен бастыра; педагогика техникумында татар теле укыта.

1922 ел ахырында Уфага кайта, Башкортстан АССРның Җир эшләре халык комиссариатында нәшрият бүлеге белән җитәкчелек итә, Башкортстанны өйрәнү җәмгыяте эшендә катнаша, башкорт мәктәпләре өчен дәреслекләр әзерләү буенча Академүзәк секциясе әгъзасы була, башкорт теле орфографиясенең беренче проектын төзи һәм башкалар.

1923 елда үпкә туберкулезы белән авырый башлый. Бу чорда С.Рәмиев азрак яза, күбрәк тәрҗемә белән шөгыльләнә. Татар теленә партия гимны «Интернационал»ны (1923), Р.Джованьолиның «Спартак» романын (1923), Софоклның «Эдип патша» («Царь Эдип», басылмаган) трагедиясен тәрҗемә итә.

Кайбер замандашлары С.Рәмиевне революциягә хезмәт итүдән туктауда, «каләме тутыгуда» гаеплиләр. Аларга җавап рәвешендә язылган «Сүзем һәм үзем» (1923) шигырендә С.Рәмиев уй-хыялларының тормышка ашачагына өмет белдерә, чөнки әле аның каләме тутыкмаган, әйткән сүзе көчле һәм мәгънәле, ул әле һаман да «сәгадәтне идеал күрә», аның өчен «һаман да янарга әзер»: «Сәгадәттән бер дә өмет кискәнем юк; / Хәят белән арам төенен чишкәнем юк».

С.Рәмиев һәр каләм иясенең иҗат ирегенә хокукын яклый, озак гасырлар дәвамында көйлелеккә таянган, тигез иҗекләр санына корылган силлабик шигырь төзелешен интонацион ритмиканың яңа формалары һәм дөньяви яңгыраш белән баета. С.Рәмиевнең яңа ачышлар белән тулы шигърияте бүген дә татар халкының рухи яңарышка омтылышына һәм шәхес азатлыгына гимн булып яңгырый.

С.Рәмиев озакка сузылган каты авырудан вафат була.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр. Казан, 1962.

Таң вакыты. Казан, 1980.

Әсәрләр. Казан, 2005 (автордаш).

Әдәбият

Садретдинов Ш. Сәгыйт Рәмиев иҗаты. Казан, 1973.

Зарипова-Четин Ч. «Уйласам уй, сызлый күңлем, сызлый җан...» Казан, 2005.

Ганиева Р. Сәгыйт Рәмиев – гыйсъянчылык романтизмы шагыйре // Татар әдәбияты: традицияләр, багланышлар. Казан, 2002.

Халит Г. Многоликая лирика. Казань, 1990.

Зарипова-Четин Ч. Проблема демонизма в творчестве С.Рамиева в контексте восточно-европейской эстетики. Казань, 2003.

Автор – Р.К.Ганиева