Биографиясе

1927 елның 19 декабрендә Казанда туган.

Рязань өлкәсенең шәһәр тибындагы Кадом поселогында «сәнгатьле чигү» белгечлеге буенча тегү сәнгате техникумын (1949), Мәскәү технология институтының келәм-тукыма бүлеген (1963) тәмамлый.

Ярославль өлкәсенең Курба район үзәгендә «Восход» артеле рәисе һәм технологы (1949–1951), Казандагы «Культпром» күпләп тегү артелендә цех башлыгы (1951–1952), «Художпром» артелендә рәссам булып эшли (1955–1963).

Казан сәнгать училищесе укытучысы (1963–1964), бер үк вакытта Арча милли аяк киемнәре фабрикасы рәссамы.

1967–1992 елларда Казан күн-галантерея фабрикасында баш рәссам-модельер. 1980–1981 елларда Казан мәдәният институтында, 1993–1997 елларда 40нчы һөнәри-техник училищедә укыта.

Рәссамнар берлеге (1975), СССР Җиңел сәнәгать министрлыгының сәнгать-эксперт советы (1972–1992), ТАССР Министрлар Советы каршындагы республика сәнгать советы (1957–1992) әгъзасы.

Иҗаты

С.Кузьминых – татар каюлы күн, басма һәм аппликация сәнгате традицияләрен беренче булып яңарткан профессионал осталарның берсе, гамәли-бизәлеш сәнгатенең башка төрләрен: элмәләп чигү, батик (ефәккә бизәк төшерү), кулдан йон-мамык келәмнәр туку, тире каю, өс киемнәре моделен әзерләүне үзләштерә. Нәфис сәнәгать һәм халык нәфис кәсепчелеге предприятиеләре чыгарган күргәзмәләр өчен җитештерелгән уникаль һәм серияләп тиражга куелган эшләнмәләр авторы.

1960–1970 елларда С.Кузьминых үрнәкләре:

  • Казан тегү фабрикасында – машинада элмәләп чигелгән эшләнмәләр (сөлгеләр, эскәтерләр, күлмәкләр, блузалар һ.б.);
  • Арча милли аяк киемнәре фабрикасында – модалы силуэт һәм стильләшкән бизәк белән тегелгән аяк киемнәренең яңа модельләре, өс киеменә ятышлы итеп каелган аяк киеме һәм аксессуар ансамбльләре (сумкалар, перчаткалар, путалар);
  • Казан күн-галантерея фабрикасында басма, яндырып бизәк, рәсем төшерү техникасында бизәлгән күн эшләнмәләр үрнәкләре һәм модельләре (сумкалар, акча янчыклары, адрес папкалары, футлярлар һ. б.) күпләп җитештерүгә кертеләләр.

С.Кузьминыхның, башлыча, чын күннән әзерләнгән күпчелек эшләнмәләре, кагыйдә буларак, үзе үк иҗат иткән хатын-кыз киемнәре ансамбльләре комплексына өстәмә буларак керә (мәсәлән, 1983 елда татар милли өс киемнәре үрнәгендә әзерләнгән «Яшьләр» костюмы кыска камзул-җилеттан, күлмәк, туфли, сумка, перчатка, билбау һәм муенсадан тора).

С.Кузьминых еш кына күнне мех, велюр, замша бизәкләр белән баета, укалап чигү, металл сәйлән, төрле ялтыравык бизәкләр белән тулыландыра. Эшләнмәләр еш кына ачык, кызыл-көрән, яшел, кызыл, сары һәм зәңгәр төсләр чагылышларында бирелсә дә, С.Кузьминых төрле төсләр палитрасыннан файдаланырга ярата.

С.Кузьминых – татар милли орнаментларын стильләштерү остасы, аның структурасына табигый рәвештә кергән яңа бизәкләр иҗат итүче. Формаларны гомумиләштереп һәм бизәкләрне эреләндереп, ирекле фон яссылыгын киңәйтеп, әйберләрнең формаларына ярашлы яңа композиция чишелешләре табып, бизәкләргә сюжетлы рәсемнәр кертеп, ул традицион бизәкләргә заманча яңгыраш өстәүгә ирешә.

Күнгә басма бизәк төшерү техникасы белән С.Кузьминых яңа жанр – татар фольклоры үрнәкләре буенча сюжетлы-тематик характердагы дивар панносы барлыкка китерә – «Болгар калканы», «Җик Мәргән» триптихы, «Ябалак – хикмәтле кош» һ.б. (барысы да – 1978 елда).

Төп әсәрләре:

  • чигү (тамбур) – «Алан» эскәтере (1960); «Татар бизәкләре» (1960), «Сөембикә» (2001) сөлгеләре;
  • чуклы-чачаклы яулык (1971), «Бәйрәм яулыгы» (1979); «Кәләш өчен ак калфак» (1979); «Сабантуй» (2001), «Картлач» (2002) түбәтәйләре;
  • каюлы күн – «Йөрәккәем» (1957), «Эңгер-меңгер» (1985), «Татар читеге» (1986) читекләре; «Зур мендәр» (1984), «Декоратив» (1987), «Алсу» (1988) мендәрләре; «Намазлык» келәме (2001);
  • күн, басма – «Сандык» (1969), «Зилант» (1975), «Букча» (1977), «Асылмалы сумка» (1979) сумкалары; «Хатын-кыз путасы» (1979), «Декоратив пута» (2001);
  • күн чигү – «Көмеш гасыр» хатын-кыз читекләре (2001), «Алтын гасыр» комплекты (итек, сумка) (2001);
  • батик – «Гөлчәчәк» яулыгы (1958), Казан Кремлендәге Президент сараеның «Идел-Волга» пәрдәсе (1997), «Зәңгәр» палантины (2002);
  • катнаш техника – Татар академия театры өчен җиһаз бизәү (күн, каю, басма; 1982), «Кичке әкият» панносы (күн, каю, аппликация, чигү; 1998);
  • келәмнәр – «Татар үрнәкләре» (мех, күн, велюр, коллаж; 1974), «Казан» (мех, күн, мозаика, аппликация; 1986).

Күргәзмәләре

Республика (1957–2002), төбәк («Зур Идел», 1969–1998), бөтенсоюз (Беренче халык нәфис кәсепчелеге күргәзмә-смотры, Мәскәү, 1960; «16 автономияле республика», Мәскәү, 1980; Олимпиада-80 гә багышланган сувенирлар күргәзмәсе, Мәскәү, 1980; СССР ВДНХсында халык нәфис кәсепчелеге, Мәскәү, 1969–1989; «СССРда гамәли-бизәлеш сәнгате», Мәскәү, 1990 һ.б.), халыкара («Аяк киеме-69», Мәскәү, 1969; Димәшкъта (1975–1976), Будапештта (1976), Дәһлидә (1985) һ.б. шәһәрләрдә нәфис һәм җиңел сәнәгать күргәзмәләре; Лейпцигтагы күргәзмә-ярминкә, (1980) һ.б.) күргәзмәләрдә катнаша.

Аерым күргәзмәләре Казанда (1978, 1984, 1989 – С.Гарбузова һәм И.Гайнетдинов белән берлектә, 1995, 1999, 2002), Ленинградта (1990, С.Гарбузова һәм И.Гайнетдинов белән берлектә) уздырыла.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре Россия халыкларының этнография музеенда (Санкт-Петербург), Бөтенроссия гамәли сәнгать һәм халык сәнгате музеенда (Мәскәү), Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Татарстан Республикасы Милли музеенда, Мари республикасының Сынлы сәнгать музеенда (Йошкар-Ола шәһәре), М.В.Нестеров исемендәге Башкорт сәнгать музеенда (Уфа шәһәре) һ.б.да саклана.

Бүләкләре

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының сынлы сәнгать өлкәсендәге Б.Урманче исемендәге бүләге (2001), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (2013) лауреаты.

Әдәбият

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Творческий портрет художницы Софьи Кузьминых // Панорама: Ежегодник. М., 1985.

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е – начало 1990-х годов). Казань, 1995.

Софья Даниловна Кузьминых: каталог выставки. Казань, 2002.

Авторы – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова